«Татарстан Республикасы студентлары гүзәле» титулына КФУ студенты Ләйсән Таһирова ия булды

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

14 декабрь көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Татарстан Республикасы студентлары гүзәле»дип исемләнгән талант, грация һәм артистлык осталыгы бәйгесенең нәтиҗәләре игълан ителде. Казан федераль университеты студенты Ләйсән Таһирова шул  исемдәге титулга ия булды. Конкурс талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, студентлар иҗатын пропагандалау һәм аны массакүләм мәгълүмат чаралары белән популярлаштыру, Татарстан халыкларының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклау, Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары арасында иҗтимагый, социаль һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту максатыннан үткәрелә.

       Экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков, Казан шәһәре Думасы депутаты, Татарстан Республикасы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Казандагы иҗтимагый вәкиле, «Толстойвеар» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Михаил Кузнецов, «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республика оешмасы рәисе Элькин Искәндәров, «Сәламәт продуктлар фабрикасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры урынбасары Александр Кириллов, «Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге» Региональ иҗтимагый оешмасы советы вәкиле Айдар Сәгетдинов, 2019 елгы дөнья чемпионатының бронза призеры, 2020 елгы дөнья чемпионатының көмеш призеры, «Ак Барс» хоккей клубы капкачысы Әмир Мифтахов, Pro Make-UP STUDIO by Liliya tikhomirova студиясе җитәкчесе Лилия Тихомирова, режиссер, сценарист, фотограф, оператор, «Видимый свет» продакшнына нигез салучы, «Видимый дом» киңлегенә нигез салучы һәм «Бүләк ит» чәчәк остаханәсенә нигез салучы Тимур Шәйхетдиновлар катнашты.

      Ринат Садыйков конкурста катнашучыларга мөрәҗәгать итте: «Бүген сәхнәгә карап, без матур, бик сөйкемле һәм лаеклы кызларны гына түгел,  ә  ата-аналарның, кызларның спортта, иҗатта һәм мәдәнияттә зур хезмәтләрен дә күрәбез. Һәм мин ышанам ки, бүген алынган тәҗрибә сез зур үрләр һәм максатларга ирешү өчен файдаланырсыз. Чын күңелдән әлеге вакыйга белән котлыйм!».

     «Бүген безнең өчен,  бигрәк тә Россия яшьләр берлеге өчен бик шатлыклы көн,  чөнки без, бүгенге авырлыкларга карамастан, бу зур чараны үз югарылыгында  уздыра алдык. Конкурста катнашучыларга, хезмәттәшләренә, жюри әгъзаларына, режиссерлык-куелыш төркеменә һәм, әлбәттә, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм Спорт министрлыгына ярдәм итүләре өчен бик зур рәхмәт», - дип ассызыклады Элькин Искәндәров.

     Исегезгә төшерәбез, конкурста катнашу өчен 200 дән артык гариза бирелгән иде, конкурс сынаулары нәтиҗәсендә финалга Татарстан Республикасы югары уку йортларыннан10 катнашучы узды. Җиңүчеләр түбәндәге титулларга лаек булды:

• Татарстан студентлыгының матурлыгы — Ләйсән Таһирова, КФУ;

 • Татарстан студентлыгының матурлыгы Вице-миссы — Дарья Шаповалова, Идел буе Физик культура, спорт һәм туризм академиясе;

 • Татарстан студентлыгының икенче вице-миссы-Юлия Алешина, КФУ;

* Татарстан студентлыгыныңМисс- Грация гүзәле — Алия Хөснетдинова, КНИТУ-КАИ;

 • Татарстан студентлыгының Мисс- иҗадилык гүзәле - Яна Иванова, КДАУ;

* Татарстан студентлыгының Мисс- интеллект гүзәле -Анастасия Кесарева, КазГИК;

• Татарстан студентлыгыныңМисс- тамашачы симпатиясе гүзәле — Динара Урмеева, КДЭУ;

• Татарстан студентлыгының Мисс -оригинальлек гүзәле — Рамилә Галәветдинова, КФУ;

• Татарстан студентлыгының Мисс – елмаю гүзәле-Алинә Дорофеева, КНИТУ-КАИ;

• Татарстан студентлыгының Мисс-sport гүзәле-Эвелина Әхтәмова, Идел буе Физик культура, спорт һәм туризм академиясе.

Конкурсны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республика оешмасы оештырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International