ТР Яшьләр эшләре министрлыгы 2021 елның приоритетлы бурычларын билгеләде

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгында ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, министрлык каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары, «Яшьләр казанышлары «Казан үзәге» иҗтимагый оешма рәисе Ләлә Бикчәнтәева, шулай ук экспертлар советы әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнашында Иҗтимагый совет утырышы узды.

Иҗтимагый совет утырышында, шулай ук, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Григорий Гуров та  катнашты: «Максатларны халык алдында кую мантыйгы - үзе бик яхшы тәҗрибә ул. Әгәр дә син нәрсәне дә булса ачыктан-ачык белдерәсең икән, димәк, бу куелган максатка ирешү сыйфаты өчен өстәмә җаваплылык. Бигрәк тә, экспертларның һәм яшьләрнең халык алдында приоритетларны килештерү процессында катнашлык принцибы әһәмиятле».

Утырышта 2021 елда приоритетка ия максатлар буенча халык тавыш бирүенең нәтиҗәләре ясалды. ТР Дәүләт хезмәтләре порталында ачык тавыш бирү старт алган иде. Теләгән һәр кеше, аның фикеренчә, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан беренче чиратта хәл ителергә тиешле, теге яки бу максат өчен тавыш бирә алды.

Исегезгә төшерәбез, ведомствоның приоритетлы бурычлары буенча ачык тавыш бирүдә 9 036 кеше катнашты, алар арасында 334 кеше Министрлык өчен максат һәм бурычларны үзләре тәкъдим итте, 804 кеше үз фикерләрен аңлатма рәвешендә калдырды. Респондентларның иң популяр максатларыннан совет әгъзалары 6 юнәлешне сайлады.

 Безнең өчен бу вакыйга зур әһәмияткә ия.Без аңа эксперт җәмәгатьчелеген, шулай ук яшьләрне тавыш бирү процедурасына актив чакырып, җентекләп якын килдек. Тавыш бирүдән тыш, татарстанлылар үз идеяләрен дә тәкъдим иттеләр, без аларны анализладык һәм, һичшиксез, эшкә алачакбыз», - диде Тимур Сөләйманов.

Шулай итеп, күпчелек тавыш балалар һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләндерүен тәэмин итү өчен бирелде (4 725 кеше (52,29%)). Популярлык буенча икенче урында эшкә урнашу мәсьәләсе торды, аның өчен 3992 кеше тавыш бирде (44,18%). Шулай ук, республика халкы авыл яшьләренең яшьләр проектларына ярдәм итү - авыл яшьләренең проектлар һәм инициативалары өлешен - Министрлык тарафыннан хупланган проектларның һәм инициативаларның кимендә 30% тәэмин итү өчен актив тавыш бирде (3444 кеше (38,11%)).

Нәтиҗәдә, 6 максат һәм бурычның йомгаклау исемлегенә түбәндәгеләр керде: балалар һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләндерүен арттыру, яшьләрне вакытлыча эшкә урнаштыру системасын үстерү, авыл яшьләре проектларына ярдәм итү, республиканың яшьләр сәясәте өлкәсе белгечләренең һөнәри компетенцияләрен арттыру, яшүсмерләр белән эшләү сыйфатын арттыру, психологик ярдәм алу мөмкинлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International