Казанда «Кадрлар резервы» проектының XII сезоны старт алды

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Татарстанда 2009 елдан бирле үткәрелә торган «Кадрлар резервы» республика яшьләр проектының яңа сезонына катнашучыларны теркәү башланды. 11 ел дәвамында проектта 12 600 дән артык кеше катнашырга өлгергән, алар арасында Татарстанның күп кенә дәүләт, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре дә бар. Катнашу өчен гаризаны 17 гыйнварга кадәр тапшырырга мөмкин.

Проект «Soft skills»  - катнашучыларда төрле  күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән: эшләнгән программа Татарстан Республикасы яшьләренең үз – үзләренең максатларын  тормышка ашыру өчен шартлар тудыра, хезмәт һәм белем бирү мобильлеген стимуллаштыра һәм яшь гражданнарның Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән үзара хезмәттәшлегенә ярдәм итә.

2021нче  елда программа шундый модульләрдән торачак:

 – катнашучыларның шәхси нәтиҗәлелеге үз максатларына минималь срокларда ирешергә өйрәтәчәк;

 - команда-катнашучыларда коммуникация күнекмәләрен, команда ролен билгели һәм команда катнашучыларының шәхси сыйфатларын үстерә белүләрен, уртак эштән синергетик нәтиҗәгә ирешүләрен формалаштыралар;

 -  үз проекты өстендә эшләү һәм социаль проектлаштыру - катнашучыларны үз идеяләрен дөрес итеп тәкъдим  итәргә, аны проектка әйләндерергә, эшчәнлекне планлаштырырга һәм әйләнә-тирәдәгеләргә файда китерерлек итеп эшләргә  өйрәтәчәкләр.

   Программада катнашу өчен Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 16 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь кешеләр чакырыла.

  Кандидатлар сайлап алу этапларын узачаклар:

  -  сайтта заявка тутыру www.rezervrt.ru

  -  тест һәм экспертлар белән күзгә-күз сөйләшү.

Сайлап алу туры претендентларның мотивациясен,  тәҗрибәсен, шәхси казанышларын, лидерлык потенциалын, гомуми кругозор һәм эшлекле сыйфатларын билгеләргә ярдәм итә.

 Проектның оештыручысы - Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы .

  Гаризаларны  www.rezervrt.ru  рәсми сайтында  бирергә була.  Шул ук сайтта  проект турында тулы мәгълүмат урнаштырылган.

  Белешмә өчен:  11 ел дәвамында проектта 12 600 дән артык кеше катнашты. Барлыгы 2170 кеше укытылды, аларның 210 «резервчы» Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына эшкә чакырылды;  260тан артык катнашучы һәм финалист сәнәгать һәм коммерция секторы предприятиеләренә эшкә урнаштырылды;  60тан артык проект тормышка ашырылды, 2320дән артык социаль акция гамәлгә ашырылды, 320 дән артык интерактив-белем бирү чарасы үткәрелде.

Белешмә өчен 11 ел дәвамында проектта 12 600 дән артык кеше катнашты. Барлыгы 2170 кеше укытылды, аларның 210 «резервчы» Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына эшкә чакырылды; 260тан артык катнашучы һәм финалист сәнәгать һәм коммерция секторы предприятиеләренә эшкә урнаштырылды; 60тан артык проект тормышка ашырылды, 2320дән артык социаль акция гамәлгә ашырылды, 320 дән артык интерактив-белем бирү чарасы үткәрелде.

2020 елда катнашучылар 4 юнәлеш буенча программа уздылар:

- цифрлаштыру – кадрлар идеяләренә ярдәм итү өчен кирәкле белемнәр, заманча  һәм бүгенге көн чынбарлыгына яраклаштырып һәм үсеп килүче «цифрлы дөньяда конкурентлыкка сәләтле итү;

– коммерцияле булмаган оешмалар үсеше-коммерцияле булмаган секторда эшләү өчен кирәкле белемнәр;

эшкуарлык – Татарстан икътисады һәм Эшкуарлыкка ярдәм итү программалары турында белем;

- яшьләр өчен социаль сервислар -Татарстанда яшьләр тормышын яхшырак итәчәк социаль проектны үстерү өчен кирәкле түбәндәге белемнәр ул: эшләү, эшләтеп җибәрү һәм алга таба үз проекты белән эшләү;

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елгы форум кампаниясендә проектның Х һәм XI сезонында катнашучылар 6 000 000 нан артык суммага грантлар оттылар.

  Проектны тәмамлаучылар арасында TIMERMAN спорт чаралары сериясе директоры Вадим Янгиров, ТР Дәүләт Советы каршындагы ТР Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина, Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Илшат Яббаров, ТР Президенты каршындагы эшмәкәрлек Советы координаторы Айрат Сөнгатуллин, ТР яшьләр үзәге директоры Валентин Шихобалов, «ТР сатып алуларны үстерү үзәге» генераль директоры урынбасары Наилә Шакирова, мэрия Аппараты җитәкчесе  Илдар Хөҗҗәтов, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Раил Шәмсетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Газинур Бакиров, РФ Яшьләр хөкүмәтләре Ассоциациясе рәисе һәм «Земля» РКЦ генераль директоры Динә Гайзатуллина, Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш һәм проект идарәсе буенча урынбасары Ленар Әхмәтов, ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева, «Биектау муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге» МУ башлыгы Станислав Чапурин, Питрәч муниципаль районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Забабурин һәм башкалар бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International