«Триумф» иҗади берләшмә тарафыннан 2020-2021 елда Идел буе федераль округында узачак Бөтенроссия сәнгать олимпиадасының читтән торып катнашу һәм турыдан-туры катнашу этаплары үткәрелә.
Олимпиаданың читтән торып катнашу туры 21 сентябрь – 30 декабрь аралыгында Россия Федерациясенең 8 федераль округында оештырылачак. Турыдан-туры катнашу туры (Ярымфинал) округларның 8 башкаласында, алдан билгеләнгән расписание буенча, 2021 елның 1 февраленнән 1 апрельгә тикле үтә.
Алдагы сайлап алу этапларының иң көчле артистлары чыгыш ясаячак финал тантанасы май аенда Казанда булачак, дип көтелә.
Бөтенроссия сәнгать олимпиадасы номенацияләре: «Бию сәнгате», «Вокал сәнгате», «Инструменталь сәнгать», «Яшь композиторлар һәм бардлар конкурсы», «Театр сәнгате», «Цирк сәнгате»,«Сынлы сәнгать», «Гамәли сәнгать күргәзмәсе», «Костюм бәйгесе», «Дебют».
Проект аудиториясен 4 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге сәләтле балалар һәм яшьләр, шулай ук, аннан зуррак яшьтәгеләр, әти-әниләр, коллектив җитәкчеләре һәм педагоглар тәшкил итә.
Катнашучылар читтән торып катнашу кысалары сәхнәсендә чыгыш ясап, төбәктән иң яхшысы исеменә лаек була ала, ә соңрак исә,аларны Бөтенроссия смотрында округ данын яклау көтә.
Чакырылган педагоглар ел саен квалификация күтәрү программасы кысаларында югары бәяләнә торган ярдәм символикасы төшерелгән дипломнар алачак. Шулай итеп, укытучылар үзләренең югары һөнәри дәрәҗәсен раслаячаклар һәм киләчәктә карьера үсешенең яңа этабына баса алачаклар.
«Триумф» иҗади берләшмә чарасы сәнгатьтә сәләтле һәм перспективалы балаларны, яшьләрне барлау, аларга төрле яктан ярдәм күрсәтү, төрле мәдәни чараларны халыкара дәрәҗәдә, төрле яктан яктыртырту, һәрбер илнең күпмилләтле мәдәният гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүгә багышланган.
Сәнгать олимпиадасы иҗади проект кына түгел, ә федераль округларның башкалалары дәрәҗәсендә җитди туристик, социаль һәм мәдәни чара да булып тора.
Гаризалар 2020 елның 30 декабренә кадәр проектның рәсми сайтында кабул ителә.