Казанда татар телендә иҗат итүчеләр өчен әдәби бәйге игълан ителде

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Казанда татар телендә иҗат итүчеләр өчен әдәби бәйге игълан ителде.

2021 елның март-апрель айларында, татар телендә шигырь яисә чәчмә әсәр иҗат итүче яшь авторлар арасында «Яшел сигналга сәяхәт» республикакүләм бәйге үткәрелү планлаштырыла.

I этап (1 марттан 4 апрельгә кадәр) - Оештыру комитетының электрон почтасына гаризалар һәм әсәрләрне юллау;

II этап (12-23 апрель) - жюри әгъзалары тарафыннан әсәрләргә профессиональ бәя бирү, бәйге җиңүчеләрен билгеләү;

III этап (26-30 апрель) - җиңүчеләрне игълан итү һәм ТР Язучылар берлеге әгъзалары һәм чакырылган язучылар катнашында диплом һәм призлар белән бүләкләү тантанасы.

Бәйге, мәктәп укучылары һәм аннан кече балалар өчен татар телендә әсәрләр иҗат итүче яшь шагыйрьләргә һәм язучыларга ярдәм итү, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү һәм балаларда юл-транспорт имгәнүләрен булдырмау темаларын поэзия һәм прозада яктырту максатыннан үткәрелә.

Чарада Татарстан Республикасыннан, Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм чит илләрдән 16 яшьтән алып 35 яшькә кадәр яшь шагыйрьләр һәм язучылар катнаша ала.

Әсәрләргә карата төп таләпләр: бәйге тексты тулысынча оригиналь, элегрәк беркайда да нәшер ителмәгән булырга, юлда йөрүнең куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлүен алга сөрергә тиеш.

Катнашучылар тарафыннан, оештыру комитетының электрон почтасына guncbgd@mail.ru «Татар телендә яшь язучылар бәйгесе – 2021»  темасы белән, гариза һәм алда саналып үтеләсе юнәлешләрдә автор әсәрләре җибәрелә: мәктәп яшеннән кечерәк балалар өчен проза – «Яшь җәяүленең дуслары» (жанры: әкият), кече яшьтәге мәктәп балалары өчен проза –  «Юллар безне алга дәшә» (жанры:әкият, фэнтези), мәктәп яшеннән кечерәк балалар өчен «Могҗизалы юллар» һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Имин була күрсен юллар» юнәлешендәге поэзия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International