«Байкал һәркемгә» бишенче Бөтенроссия фотопленэрына теркәлү процессы башланды

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

«Байкал һәркемгә» бишенче Бөтенроссия фотопленэрына теркәлү процессы башланды. Фотопленэрда 18 яшьтән алып 35 яшькә чаклы, профессиональ аппаратуралары булган фотограф, видеограф һәм блогерлар катнаша ала.

Алар Байкал һәм Иркутск күлләренең иң кызыклы маршрутлары буенча үтәчәкләр, җирле халык мәдәнияты һәм Ольхон утравы  белән танышачаклар.Проект нәтиҗәсе буларак, Россиянең 30 артык төбәгендә фотокүргәзмә оештыру көтелә.

Катнашучыларны һәркөнне танылган travel-блогерлардан воркшоплар,  шулай ук, җирле матурлык белән хозурлана алу, аларны фотосурәткә төшерү мөмкинлеген биргән 5 фототурда катнашу көтәчәк.

Сәфәрдә катнашучылар белән берлектә travel-блогерлар Виталий Раскалов, Артем Ронин һәм Рөстәм Шаһиморданов булачак(аларның Instagramда гомуми аудиториясе 400 меңнән артык).Чакырылган кунаклар спикерлар гына түгел, конкурста катнашучылар өчен остазлар ролен дә башкаралар.

Сайлап алу нәтиҗәләре буенча иң яхшы катнашучылар Байкалга экспедициягә китә. Алар өчен 5 фототур оештырыла:

  • Иркутск шәһәре буйлап уенлы тур,
  • Хужир посёлогы, аның әйләнә-тирәсе буйлап җәяүле тур,
  • Ольхон утравы Төньягына таба автомобиль туры,
  • Ольхон утравы Көньягына таба автомобиль туры,
  • автомобильдә төнге тур.

Гаризалар 2021 елның 17 гыйнварына кадәр Росмолодежь АМС порталы аша myrosmol.ru/event/53063 кабул ителә. Порталда, тутырылган анкетадан тыш, конкурсант эшләре портфолиосына беркетелгән сылтама белән башкарылган иҗади биремне почтага plannerbaikal@mail.ru җибәрү сорала.

Катнашучы, үзенең туган ягы яки хәзерге вакытта яшәгән җиренең  табигате һәм мәдәнияте турында сөйләргә тиеш. Фотографлардан - фотоконкурс, видеографлардан - видеоролик яки кыска метражлы фильм, блогерлардан-социаль челтәрләрдә фотога яки видеога төшерелгән посты сорала.

Катнашучы иҗади биремне үзенең теләсә кайсы социаль челтәрендә урнаштырырга һәм әлеге басмага сылтаманы 2021 елның 17 гыйнварына кадәр plannerbaikal@mail.ru почтасына җибәререргә тиеш.  

Мәкаләдә #фотопленэрбайкал #фотопленэр2021 хештегларын кую зарури.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International