11 декабрь көнне Казан IT-паркының «Кайнау ноктасы» мәйданчыгында «Мин гаиләле тормыш сайлыйм» дип исемләнгән сторителлинг буенча Чемпионат финалы узды. Проект яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән, Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында җиңүче проектны гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Сторителлинг буенча чемпионат – студентлар тарафыннан нинди дә булса вакыйганы яктырткан текст язу һәм аны билгеле бер тематикада тәкъдим итү.
Проект асыллар һәм кыйммәтләрне формалаштыру мәйданчыгы булып тора, анда яшьләрнең тавышы һәм позициясе билгеле бер тәртипкә һәм гамәлләргә мотивация йогынтысы сыйфатында ишетелә һәм трансформацияләнә ала. Гариза бирү кампаниясе эшчәнлеге барышында 140 якын гариза килде. Сайлап алынган 27 катнашучы арасында – Казан федераль университеты, Татарстан Республикасының башка югары уку йортлары студентлары һәм төрле шәһәрләр уку йортларында белем алучы студентлар.
2020 елның 17-26 ноябрь көннәрендә проектның катнашучыларны ораторлык сәнгате нигезләренә, халык алдында чыгыш ясау һәм сторителлинг үзенчәлекләренә өйрәтүче белем бирү модуле үтте.Теоретик белемнәр практика белән ныгытылды, катнашучыларга, үз текстларын сөйләгәннән соң,спикер тарафыннан чыгышны камилләштерү буенча киңәшләр бирелде. Укулар «Гибрид» режимында үтте.
Белем бирү модуле спикеры буларак халык алдынча чыгыш ясау буенча тренер, алып баручы, TEDx тренеры, «ТЭФИ-Регион 2015» иясе, камилләшү буенча күптөрле китаплар авторы Айнур Зиннәтуллин чыкты.
Бүтән төбәкләрдән кушылган катнашучыларга барлык мастер-класслар да турыдан-туры трансляциядә барды.
Белем бирү модуле нәтиҗәләре буенча, катнашучыларның «Мин гаиләле тормыш сайлыйм» темасына караган, үз вакыйгаларын яктыртучы видеороликны бәя бирүгә юнәлдерү соралды.
12 иң яхшы текст авторлары сторителлинг буенча Чемпионат финалында чыгыш ясадылар. 5 минут эчендә катнашучыларга бирелгән теманың барлык нечкәлекләрен яктыртырга, компетентлы жюрины үз чыгышлары белән кызыксындырырга кирәк иде.
Финалистлар чыгышлары нәтиҗәләре буенча түбәндәге катнашучылар иң яхшылары дип табылды:
3 урын-Аннета Крыльцова, Чуаш дәүләт аграр университеты;
2 урын-Камилә Булатова, Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр Институты;
2020 елда сторителлинг буенча чемпион - Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институты студенты Лилия Гатина.