«Кирәкмәгән әйберләргә-икенче тормыш!» акциясен Бөгелмә мәктәпләре укучылары да хуплады

2020 елның 4 декабре, җомга

Бүген Буа районында Татарстан Республикасының «Игелекле эшләр төбәге»  Бөтенроссия конкурсында җиңүе кысаларында хупланган проектны тормышка ашыру булды. Менә инде икенче ел рәттән Татарстан Республикасы волонтерлар инициативаларына ярдәм итү буенча Бөтенроссия конкурсында җиңүче төбәкләр исемлегенә керә: 2019 һәм 2020 елларда Татарстан Республикасы «Игелекле эшләр төбәге» дип танылды. 2019нчы  елда Татарстан Республикасы иреклеләр үзәге эшен оештыру һәм ирекле эшчәнлекне оештыручылар өчен профильле көндезге һәм дистанцион сменалар оештыру юлы белән волонтерлык үсеше системасын булдыруга 8 372 300,00 сум күләмендә субсидия бүлеп бирелгән иде.

Хупланган проектлар исемлегенә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районыннан килгән проект та керде. Бу  проект «Кирәкмәгән әйберләргә-икенче тормыш» дип атала. Җитәкчесе – математика һәм информатика укытучысы, «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Олы Фролово төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль белем бирү учреждениесенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлинә Нурулла кызы Козлова.  Әлеге практика яшь лидерлар командасы белән берлектә, кешеләрнең төрле төркемнәренә (балаларга) ярдәм итү кебек актуаль проблемага игътибар итәргә мөмкинлек бирә, чөнки әйберләрне (кием, аяк киеме, канцтоварларны) икенчел куллану гаилә ресурсларын саклап кына калмыйча, чүплекләр мәйданын шактый киметергә дә ярдәм итә.

«Кирәкмәгән әйберләргә-икенче тормыш» проекты командасына Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшыру һәм сәламләү өчен Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Галәветдинов Рафис Ягъфәр улы килде.

   Команда бүген Буа шәһәренең Вахитов мәктәбендә район җитәкчелегенә, аның укучыларына һәм районның волонтерлар берләшмәләренә проектны тәкъдим итә, агымдагы эшчәнлек турында видеоролик күрсәтә.  Шулай ук мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре ярдәмендә  әзерләнгән кием-салымнарны таратуны махсус оештырылган ярминәдә   тормышка ашыра алды.

   Әлеге чараны оештыруны «Татарстан Республикасы иреклеләр үзәге» АКБО үз өстенә алды, аны Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең һәрьяклы ярдәме белән оештырды. Белешмә өчен: 2020 елда Татарстан Республикасы шулай ук «Игелекле эшләр төбәге» ирекле (волонтерлык) практикаларына ярдәм итү буенча Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр исемлегенә керде һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең иреклеләр үзәкләренә ресурс ярдәме күрсәтү һәм әлеге конкурсның төбәк этабында җиңүче булган дүрт проектны хуплау өчен 609 000 сум акча отты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International