«Игелекле Татарстан – 2020» бәйгесенең төп җиңүчесе итеп Александр Селезнев танылды

2020 елның 18 декабре, җомга

18 декабрьдә Казанда  2020 елгы  «Игелекле Татарстан»  республика конкурсы җиңүчеләрен  бүләкләү тантанасы булды.

Бүләкләү тантанасында ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыхов һәм башкалар катнашты.

«Игелекле Татарстан» республика конкурсы, 2010 елдан бирле, ел саен үткәрелеп килә (2016 елга кадәр бәйге «Ел иреклесе» дип атала иде). Бу бәйге җәмгыять үсеше өчен зур хезмәт куйган волонтерларга  рәхмәт йөзеннән оештырыла.

    «Сезнең ярдәм белән Татарстанда битараф булмаган йөрәкләрнең күп булуын аңлыйм.  Алар өчен кешеләргә ярдәм күрсәтү иң кыйммәтле һәм өстенлекле юнәлеш булып тора. Шуңа күрә сезнең һәркайсыгыз үз иленең лаеклы гражданины, һәм шуның аркасында безнең дәүләт тагын да уңышлырак булачак», - дип залда утыручыларга мөрәҗәгать итте Дамир Фәттахов.

  «Игелекле Татарстан – 2020» бәйгесенең төп җиңүчесе итеп Александр Селезнев танылды, ул мактаулы Гран-при һәм «Ел волонтеры» исеменә лаек булды.

   Үзенең кереш сүзендә 22 яшьлек егет 2015 елда «Волонтер-медиклар» командасына кушылганын сөйләде. Хәзерге вакытта ул бу юнәлешнең төбәк координаторы урынбасары вазыйфасын били. Александр фикеренчә, иреклелек - аның тормышының төп мәгънәсе, чөнки ул әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли.

    Мәсәлән, пенсионерлар белән саф һавада спорт дәресләре үткәрә, югары уку йортларында сәламәт яшәү рәвешенең  файдасы турында лекцияләр укый һәм үзе дә әлеге постулатларга ия була, кешеләргә үрнәк күрсәтә. «Без, иреклеләр, меңнәрчә, ә киләчәктә тагын да күбрәк булачак. Биредә катнашучыларның һәркайсы үзенчә җиңүче булып тора. Уртак көч белән без дөньяны яхшырак итәрбез»,  — дип йомгаклады  сүзен Александр Селезнев.

«#Безбергә Бөтенроссия үзара ярдәм акциясе кысаларында ирекле (волонтер)» номинациясендә җиңүне берьюлы өч катнашучыга-Казан шәһәреннән Лиана Фазуллина, Лилия Алимова һәм Бөгелмә муниципаль районыннан Диана Насыйровага бирергә карар кылынды. Әйтик, 19 яшьлек Лиана әлеге проектта эшли башлавының тарихын сөйләде: “Барысы да үз-үзеңне изоляцияләү режимы игълан иткән чорда башланды һәм пенсия яшендәге кешеләргә урамга чыгу куркынычы янады. Мин аларга ярдәм итәргә кирәклеген аңладым. Чөнки аларның күбесе балалар һәм оныклар ярдәменнән мәхрүм, ә азык-төлек һәм медикаментларны барыбер сатып алырга кирәк. Ул чакта мин «#Без бергә»акциясенә кушылдым.  Аз хәрәкәтләнүче гражданнардан гаризаларны   карап ярдәм итү минем иң беренче бурычым булды. Әлбәттә,  аларның саны бик зур иде. Шуңа күрә  үзем дә  башка волонтерларга фатирларга азык-төлек тутырылган пакетлар таратырга булыштым.

Хәзер, үз-үзеңне изоляцияләү режимы тәмамлангач, мин барыбер алар белән элемтәдә торырга тырышам, чөнки узган вакыт эчендә без бер-беребезгә нык бәйләнгән идек».

    Адилә Зиннәтуллина, социаль хезмәткәр Марина Филиппова, сәламәтлек саклауда Аммар Хуссейн, гражданлык-патриотик эшләрдә Мария Хәйдәрова, экологиядә Алена Мохова, мәдәнияттә-Сабина Мамед, туризмда Камилла Әгъзамова, вакыйгалы юнәлештә Казан шәһәреннән Сергей Цветаевлар балаларга ярдәм итү өлкәсендә «Ел волонтеры» булдылар.

«Мин 2015нче  елда «Kazan volunteers»ярышларында катнашу аркасында волонтерлар сафына бастым. Шул вакыттан бирле тормышымда күп нәрсә яхшы якка үзгәрде: мин бик зур тәҗрибә, белем алдым, дуслар таптым, минем үз “Велоквест " проекты барлыкка килде. Шулай ук мин «#Без бергә» акциясендә катнаштым.  Номинациягә килгәндә,

«Вакыйгалар юнәлеше» - ул бик күпкырлы өлкә, ул бер үк вакытта мәдәният, спорт һәм хәйрия өлкәсен үз эченә ала. . Моннан тыш, мин техниканы яхшы гына беләм, шуңа күрә компьютер һәм башка аппаратураны көйләүдә ярдәм күрсәттем. Хәзерге вакытта без башка волонтерлар белән хәйрия спектакле кую белән мәшгуль», - дип үз тарихы белән уртаклашты Сергей Цветаев.

«Елның яшь волонтеры» исеменә Яр Чаллы шәһәреннән Юлия Чумакова лаек булды. Яшел Үзән муниципаль районыннан Ольга Мартышина - «Елның көмеш волонтеры».

«Иреклеләр хәрәкәтен (волонтерлыкны) оештыручы» -7-30 яшьләрдәге балалар һәм яшьләр саны 3000нән 35000гә кадәр кеше булган муниципаль берәмлекләр (мәктәп отрядлары)»  номинациясендә Арча муниципаль районы Өчиле төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Игелек нурлары» волонтерлар отряды җиңде. Шул ук номинациядә, ләкин «35 000нән артык кеше» номинациясендә Казан шәһәренең 15 нче гимназиясенең «Мәрхәмәтле йөрәкләр» волонтерлар отряды җиңү яулады.

 «Волонтерлык хәрәкәтен оештыручы»  -7 яшьтән 30 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр саны 35000 кешедән (югары уку йортлары) торган муниципаль берәмлекләр”номинациясендә Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының  «Игелек бүләк ит» волонтерлар  берләшмәсе җиңү яулады

«Волонтерлык хәрәкәтен оештыручы» -  7 яшьтән 30 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр саны 35 000 нән артык кешедән  торган муниципаль берәмлекләр» номинациясендә Яр Чаллы шәһәренең Волонтерлар  үсеше үзәге җиңү яулады.

  Шулай ук Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы сәхнәсендә шул ук көнне Татарстан Республикасы районнары арасында «Игелекле төбәк – Игелек жире» республика конкурсын бүләкләү тантанасы  булды.  Анда Татарстан Республикасының төрле муниципаль берәмлекләреннән халыкның тормыш сыйфатын күтәрдә ярдәм итүче волонтерлык программаларын үстерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын тормышка ашыручы юридик теркәлгән оешмалар  катнашты.

     Җиңүчеләр: Бөгелмә, Теләче, Яшел Үзән, Мамадыш, Түбән Кама, Лениногорск, Алексеевск, Нурлат муниципаль районнары һәм Казан, Чаллы шәһәрләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International