Төрле төбәк татар яшьләре лидерлык һәм блогерлык сыйфатларын камилләштерү буенча белем алды

2020 елның 18 декабре, җомга

      2020 елның 9-15 декабрендә өченче «ZAMAN Татар блогингы мәктәбе» һәм унберенче «Татар яшьләре лидеры мәктәбе» узды.

     «Блогинг мәктәбе»ндә Мәскәү, Төмән, Самара, Түбән Новгород өлкәләреннән, Удмуртия республикасынн һәм Татарстанның 5 районыннан иң креатив татар яшьләре катнашты.

    Чарада шулай ук җырчы һәм блогер Лилия Хәйруллина, театр актрисасы да катнашты. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Гөлназ Нәүмәтова, блогерлар Ринат Галиәхмәтов, Илназ Габидуллин һәм башкалар катнашты. Делегатлар өчен лекцияләр һәм практик дәресләр, түгәрәк өстәлләр, «Үз юнәлешеңне ничек табарга», «Сөйләм куелышы», «Файдалы программалар» темаларына очрашулар оештырылды.

     Мәсәлән, «ZAMAN Татар блогингы мәктәбе» социаль челтәрләрдә һәм видео-каналларда үз блогларын булдыру, алып бару һәм популярлаштыру өчен күнекмәләр алу буенча  бөтен ил татарларының үсеп килүче буынын берләштерә алды.

    «Максат» татар яшьләре лидерлары  мәктәбендә» уку-өйрәнү өчен Мәскәүдән, Әстерхан өлкәсе, Иваново өлкәсе, Мордовия Республикасы, Новосибирск өлкәсе, Пермь крае, Саратов өлкәсе, Самара өлкәсе, түбән Новгород өлкәсе, Төмән өлкәсе, Омск өлкәсе, Пенза өлкәсе, Удмуртия Республикасыннан бик күп иҗади яшьләр җыелды.

Бу мәгариф мәйданчыгында, гадәттәгечә, татар мәдәниятен саклауда иҗтимагый оешманың роле турында лекцияләр һәм практик дәресләр, «Лидер нинди булырга тиеш», «Шәхси бренд»,«Социаль челтәрләрдә эшләү» кебек сораулар буенча фикер алышулар узды.Әлеге чараларны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Татарларның федераль милли-мәдәни мохтәрияте ярдәме белән «Идел» яшьләр үзәге оештырды.



 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International