Казанда эшче яшьләргә ярдәм итү буенча Россиядә беренче төбәк Координация советы эшчәнлеге башланды

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Бүген Казанда эшче яшьләр инициативасы буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә оештырылган Координация советының беренче утырышы узды.

      Советның максаты-республика предприятиеләрендә, учреждениеләрендә һәм оешмаларында яшьләр белән эшләү системасын камилләштерү, хакимият органнары, оешмалар һәм икътисадның төрле тармаклары предприятиеләренең һәм яшьләрнең үз көчләрен берләштерү.

Аның составына 12 министрлыктан 29 вәкил, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм социаль һәм кадрлар сәясәтен алып баручы предприятиеләр җитәкчеләре урынбасарлары керде. 

   «Координация советы эшче яшьләргә карата сәясәтне гамәлгә ашыруда көчләрне берләштерү һәм комплекслы якын килү, социаль ярдәм күрсәтүнең иң яхшы тәҗрибәләрен тарату һәм яшьләрнең һөнәри үсешен   тормышка ашыру өчен мөһим механизм булыр дип ышанам. Без предприятиеләрдә яшьләр белән эшләүнең мәгълүматлар базасын һәм ниндидер стандартын булдырырга телибез», - дип белдерде ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Шулай ук, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры билгеләп үткәнчә, Координация советының төп бурычы-эшче яшьләрнең һөнәри һәм шәхси үсеше өчен уңайлы шартлар тудыру.  Шул чакта республикабыз үсеше алга китәчәк һәм  иминлеге сакланачак.

       Исегезгә төшерәбез, Татарстан мондый совет төзегән беренче төбәк булды, моңа кадәр ул федераль дәрәҗәдә генә булган иде.

    Чарада «Яшь белгечләргә ярдәм итү Үзәге» ФДБУ җитәкчесе Анатолий Зорин да катнашты. Аның сүзләренә караганда, шундый ук киңәшү органнары бөтен Россия буенча булдырылачак. «Татарстанда Координация советы барлыкка килүгә мин бик шат. Без моны хуплыйбыз һәм республика вәкилен федераль советта күрергә өметләнәбез», - дип ассызыклады ул.

     «Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Айдар Сагетдинов «2019-2025 елларга Татарстан Республикасының эшләүче яшьләре» Дәүләт программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде.

    Үз чиратында, республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге директоры Анна Синеглазова Татарстан Республикасы предприятиеләрендә дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген мониторинглау нәтиҗәләрен тәкъдим итте һәм әлеге мониторинг беренче тапкыр үткәрелүен билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, мониторингта катнашырга барлыгы 335 предприятие чакырылган, шуларның 41е тулы мәгълүмат, ә тагын 19 предприятие өлешчә мәгълүмат биргән.«Анализ нәтиҗәләре буенча, 41 предприятиенең 13е яшьләр белән эшләү буенча структур бүлекчәсенә ия, калганнарында - яшьләр белән эшләү буенча белгеч», - дип ассызыклады спикер.

     Утырышта «Татнефть» ГАҖ персоналы белән эшләү идарәсе башлыгы Андрей Глазков та яшьләр белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

     Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Саматов предприятиеләрдә яшьләр белән эшне яхшырту буенча Координацион Советның беренче утырышына йомгак ясады. «Яшьләр өчен республика предприятиеләрендә эш кызыклы булырга тиеш, чөнки аннан башка алга таба үсеш һәм киләчәк булмаячак»,  — дип тәмамлады ул сүзен. Координация советы утырышын елга ике тапкыр үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International