«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Безнең Заман Геройлары» Республика премиґсе һәм «Кечкенә геройлар форумы»ның бүләкләү тантанасы үтте. Чарада ТР президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов һәм башкалар катнашты.
Бу елда 64 кеше бүләкләнде: 17 «Безнең Заман Геройлары», 14 «Кечкенә геройлар», COVID-19 эпидемиясе вакытында ярдәм күрсәтүче 23 табиб һәм 10 волонтер.
Бүләкләнүчеләр арасында «Сөләйман» Казан мәчетендә ДЦП диагнозы куелган, күрү, ишетү буенча инвалидлар өчен Россиядә бердәнбер укыту-тернәкләндерү үзәген булдыручы Илдар Баязитов та бар. Ә Спас районыннан егерме сигез яшьлек Александр Вахромов Иделдә көймәдән егылган аучыны коткарган. Александр, кешене суда күреп, аны оператив рәвештә тартып чыгара. Зыян күрүчене коры киемнәргә киендереп, Болгарга озаталар.
Кечкенә геройларның берсе – 13 яшьлек Анна Соловьева – бассейнда батучы 7 яшьле сабыйны коткара. Анна, бассейн төбендә ятучы малайны күреп, аны эләктереп ала һәм өскә чыгара. Икенче кечкенә герой, Иван Павлинов, янгын чыккан шәхси йортта тәрәзә ватып, өч энесен уттан азат итә.
«Безнең Заман Геройлары» проекты Татарстанда 2013 елда гамәлгә куелды.
Премияне Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Бердәм Россия» партиясенең региональ бүлеге ярдәмендә Татарстан Республикасының Яшь Гвардиясе оештыра.