25 декабрь «Татнефть-Арена» боз сараенда Республика Яңа ел чыршы бәйрәме үтәчәк. Аның кадерле тамашачылары буларак, төрле фән олимпиадалары, спорт ярышлары һәм иҗади бәйгеләр җиңүчеләре, шулай ук, катлаулы тормыш хәлендә калган балалар катнаша.
Чара барлык эпидемиологик куркынычсызлык чаралары үтәлеп, өч сменада(12:00, 15:00, 18:00 сәгатьләрдә) узачак.Традицион рәвештә, яшь тамашачыларны котларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәк. Бәйрәмнең хедлайнеры – танылган «Dabro»төркеме.
Яңа ел әкиятенең сюжеты агымдагы COVID-19 ситуациясе белән актуаль: тамаша Кыш бабайның 65+ яшьтә булу сәбәпле, эпидемиологик чикләүләр чорында ирекле хәрәкәт итә алмавы белән башланып китә.
«Бу елны Республика чыршы бәйрәменең төп леймотивы игелек темасына багышланган: игелекле кешеләр, игелекле эшләр. Шунысы куанычлы, битараф булмаучылар саны көннән-көн арта. Ә бит нәкъ шушы елда без бер чынбарлыкка төшендек – без бергә булганда, барысы да кулдан килә! Чараның сюжеты да әлеге тема белән турыдан-туры бәйле», - дип уртаклашты ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.
2020 елда республика чыршысына билетлар бирү электрон система рәвешендә эшли. Әлеге формат чараның һәр катнашучысын, аның уку урынын һәм төп казанышларын билгеләргә мөмкинлек бирә. Гаризаларны электрон рәвештә бирүнең өстенлеге-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, күзгә-күз очрашуларны минимальләштерү, чөнки билет һәр катнашучының электрон почтасына килә.
Бәйрәм программасы ахырында һәр тамашачы татлы Яңа ел бүләге алачак.