Беренче Халыкара «Бәллүр күпер» башкаручылар фестиваль - конкурсы старт алды. Аның максаты-мәдәният өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекнең яңа моделен формалаштыру һәм Россиянең музыкаль тормышы белән танышу.
Конкурста 8 ил катнаша: Россия, Казахстан, Израиль, Греция, Кипр, Чехия, Испания һәм Швеция. Компетентлы халыкара жюри «Инструменталь башкару», «Ансамбльләр», «Оркестрлар», «Вокал», «Хореография», «Театр сәнгате» номинацияләрендә лауреат һәм дипломантларны билгеләячәк.
Чараның операторы – «Көмеш экспресс» социаль-мәдәни инициативаларны үстерүгә ярдәм фонды. Һәр катнашучы илдә координация үзәкләре эшли, ә оештыру комитеты даими мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтә.
«Бәллүр күпер» халыкара башкаручыларның Евразия фестиваленә йомгак ясаганнан соң, аерым бүләк һәм Рәхмәт хаты иң күп катнашучы җибәргән һәм җиңүчеләрнең иң югары процентын күрсәткән Россия Федерациясе субъекты билгеләп үтеләчәк.
Конкурс лауреатлары приз 1000 евро, кыйммәтле бүләкләр, дипломнар, грамоталар, жюри әгъзаларыннан бушлай мастер-класслар алачак. Педагоглар һәм коллектив җитәкчеләре Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.
Җиңүчеләрнең язмалары белән дисклар бастырылачак һәм катнашучылар аның геройлары булачак фильм төшереләчәк. Иң яхшы башкаручылар конкурста катнашучы илләрнең берсендә үткәрелә торган финалда катнашу мөмкинлегенә ия булачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аз керемле гаиләләрдән булган балалар һәм мөмкинлекләре чикләнгәннәргә түләүсез катнашырга рөхсәт ителә.
Гаризалар 2021 елның 1 февраленә кадәр кабул ителә.
Тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин.