ТР Яшьләр эшләре министрлыгында Татарстан югары уку йортларында тәрбия эшләрен оештыру буенча Совет утырышы узды

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

ТР Яшьләр эшләре министрлыгында Татарстан югары уку йортларында тәрбия эшләрен оештыру буенча Совет утырышы узды.Чарада яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, тәрбия эшләре буенча Совет рәисе Ариф Межведилов, «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» яшьләр иҗтимагый оешмасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Руфат Кыямов һәм башкалар катнашты.

Очрашу Тимур Сөләймановның советка әйтелгән рәхмәт сүзләре белән ачылып китте: 2020 елдагы нәтиҗәле, яхшы оештырылган эш, яшьләр белән төрле яклап хезмәттәшлек кылуда системалы фикерләү әһәмияте билгеләп үтелде.

Дәүләт Думасының, 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган яшьләрнең яшен арттыручы закон проектын кабул итүен һәм, шуңа бәйле, күбрәк гражданнарның әлеге яшь категориясе өчен каралган дәүләт ярдәме чараларыннан файдалана алачагын ассызыклап үтте беренче урынбасар.

Руфат Кыямов, үз чиратында, Татарстан Республикасы студентлары лигасының проектлары белән таныштырып узды. Аның фикеренчә, хәзерге вазгыятькә карамастан, 2020 елда шактый чаралар тормышка аша алды. Мәсәлән, «Ел студенты», «Транспорт гранты», «Татарстан Республикасы студентлары конгрессы». Икенче елга «Студентлар лигасы»ның «Студентлар массакүләм мәгълүмат чаралары ассоциациясе»н булдыруы көтелә.

«Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» оешма җитәкчесе Нәфис Сираҗетдинов исә форум кампанияләрнең 2020 елгы нәтиҗәләрен сөйләп үтте.Ул Татарстан студентларының 20 бөтенроссия яшьләр форумында онлайн һәм офлайн рәвештә катнашуын искәртте. Форум кампания кысаларында Татарстан Республикасы данын яклаган 58 кеше үз проектларын реализацияләүгә 31 645 330 сум отты.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгының Социаль проектлар һәм һөнәри тормышка ашыру бүлеге  җитәкчесе Анна Гәрәева үз сөйләмендә волонтерлык кенәгәләрен алып бару механизмын аңлатты, аларның рәсми билгеләнгән регламентта формалашырга тиешлеген ассызыклады. «Мондый документны алу өчен, булачак волонтерга добро.ру сайтында теркәлергә кирәк.Үзен кызыксындырган чараларны сайлау зарури. Бу тема турында тулырак ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайтының «Еш бирелә торган сораулар» бүлегендә белергә мөмкин, - дип нәтиҗә ясады ул.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары советы каршындагы Тәрбия эшләре буенча Координация советы (ТЭКС) 2002 елда оештырылган иде. ТЭКС - республика вузларында студентларны тәрбияләү һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча югары уку йортлары арасында координацион орган. Совет составына ТР югары уку йортлары җитәкчеләре, студентлар белән уку – укыту эшләре өчен җаваплы проректорлар, тәрбия эшләре буенча идарә һәм бүлек башлыклары керә. Совет рәисе-Татарстан вузларының берсенең проректоры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International