Кышкы каникуллар вакытында Татарстанның шәһәр яны лагерьларында 4 меңнән артык бала ял итте

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Кышкы каникулларда 4 392 бала 31 ял оешмасы базасында,, 13700 укучы 306 көндезге мәктәп яны лагерьларында ял итте.

Шул исәптән авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен дә ял оештырылды. Әлеге категория балалар өчен сменалар гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәк. Дөньяда булган эпидемиологик хәлне исәпкә алып, COVID-19 таралуын кисәтү буенча барлык чаралар күрелде.

     Татарстанда балалар ялы системасы профильле сменалар форматында тормышка ашырыла. Моннан тыш, профильле сменалар дәүләт яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләре буенча формалаша: гражданлык-патриотик, физкультура-спорт, туризм-туган якны өйрәнү, социаль-педагогик, интеллектуаль, тел, иҗат һәм  IT-сменалар.

Мондый юнәлешләр бүгенге заман балаларының мәнфәгатьләрен исәпкә алалар һәм аларга үз мавыгуларын үстерү мөмкинлеген тудыралар. Шулай ук кече яшьтән үк  профориентация мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм күрсәтәләр. . Исегезгә төшерәбез, 2020 елда ял программасы буенча  139 449 кеше җәлеп ителгән иде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International