Тимур Сөләйманов: «Кадрлар резервы – кадрлар әзерләү урыны ул»

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Кадрлар резервы» Республика яшьләр проектының XII сезонын үткәрү буенча пресс-конференция узды.

Әлеге чарада ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, ТР Иҗади яшьләр академиясе җитәкчесе, «Кадрлар резервы» проектының директоры Никита Баталов, «Кадрлар резервы» проектының X сезон җиңүчесе Виктор Казанцев катнашты.

Пресс-конференция кысаларында гаризалар кабул итү этабының 24 гыйнварга кадәр сузылуы, катнашучылар яшенең 35 яшькә кадәр җитә алуы турында сөйләшенде.

Үз чыгышында, ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов «Кадрлар резервы» проектының булачак кадрлар әзерләүдә чишмә башы булуын, яшьләрнең яңа компетенцияләр булдырырга ярдәм итүче формаларның берсе икәнлеген искәртеп үтте. «Кадрлар резервы механизмы ярдәмендә без бөтен республика территориясендә яшьләр сәясәте оешмалары инфраструктурасын көчәйтү мөмкинлеген алабыз. Кадрлар резервы- ул кеше капиталына инвестицияләр.Моннан тыш, 2020 ел эчендә проект финалистлары федераль форумнарда авторлык социаль-әһәмиятле проектларын гамәлгә ашыру өчен 6 млн сумнан артык акча оттылар», - дип билгеләп үтте беренче урынбасар.

Шулай ук, Тимур Сөләйманов, белем бирү программасының 3 модульдә үтәчәген искәртте:

  • Дәүләт яшьләр сәясәтенең үсеше – яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүгә кирәкле белемнәр: яшьләр белән эшләү әһәмияте, эшнең принциплары һәм тәртибе, ә иң мөһиме, яшьләр сәясәте эшен алып баруда нәтиҗәлелек;
  • Гражданлык җәмгыяте – сәяси, икътисади һәм социаль үсеш коралы. Ирекле формалашкан коммерцияле булмаган оешмалар һәм ассоциацияләрнең үз-үзләрен күрсәтә алуы. Гражданлык җәмгыяте-хәзерге җәмгыять мәсьәләләрен хәл итүнең бер ачкычы;
  • Социаль челтәрләр һәм инновацияләр – актуаль идеяләрне гамәлгә ашырырга ярдәм итү өчен кирәкле белемнәр.

Бүгенге көндә 1400 артык кеше гариза бирергә өлгерде. Проект җитәкчесе Никита Баталов билгеләп үткәнчә, яшьләр сәясәте турында Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә, «Кадрлар резервы»ның яшь бусагасын күтәрделәр.Хәзер гаризаны 16 яшьтән алып 35 яшькә тикле катнашучылар бирә ала. Теркәлгән катнашучылар 7-8 февральдә Казанда һәм 30 гыйнварда Яр Чаллыда узачак сайлап алу этапларына чакырылачак.Биредә катнашучыларга дәүләт идарәсе һәм Татарстан тарихы нигезләрен белү буенча тест узарга туры киләчәк. «Бу тест узган елгы проектта катнашучылар катнашында эшләнде, алар «Кадрлар резервы»на үз өлешләрен кертергә теләк белдерде», – дип билгеләп үтте Никита Баталов.

Моннан тыш, психологлар, проектның үткән сезон катнашучылары, дәүләт хакимияте вәкилләре катнашындагы эксперт комиссия белән әңгәмә узачак. Сайлап алу этабын уңышлы үткән катнашучыларга «Кадрлар резервы»ның беренче этабына юл ачыла.

Беренче этап март башында үтәчәк: катнашучыларның лидерлык потенциалын ачырга ярдәм итәрләр, команда булдырып, яшьләр эшләре мохитенә кереп китәргә өйрәтерләр. Бу модуль, шулай ук, катнашучыларга проект инициативаларын практикада гамәлгә ашыра башларга юнәлгән.

Икенче модуль апрель ахырына планлаштырыла.Бу этап зур социаль форум булып тора, анда катнашучылар, үз командалары белән, үзләренең алдагы катнашу нәтиҗәләрен анализлап, муниципаль белем бирү юнәлешендә яшь кешеләрнең тормышларын яхшыртуга юнәлдерелгән авторлык социаль проектлары прототипларын булдыруга кадәр эшләячәкләр.

Йомгаклау модулендә катнашучылар үз проектларын тәкъдим итәчәкләр һәм аларны тормышка ашыру өчен ярдәм алу мөмкинлегенә ия булачаклар. Бу этапта проектлар темалары буенча менторлар белән актив эш алып барылачак, катнашучыларга үз проектларын камилләштерү мөмкинлеге бирәчәк. Шуннан соң, проектны тормышка ашыру чоры башланачак, ә сентябрьдә планнарны тормышка ашыруга нәтиҗәләр ясалачак.

Проектларның арадаш нәтиҗәләре чыгарылачак, катнашучыларның муниципаль районнарда яшь кешеләр тормышына инициативалары һәм проектларының йогынтысы динамикасы анализланачак.

Тулырак мәгълүмат алу һәм проектта катнашу өчен 24 гыйнварга тикле https://rezervrt.ru/ сайтына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Проектның оештыручылары – Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» Региональ иҗтимагый оешмасы.

Белешмә өчен:

11 ел дәвамында проектта 12 600 артык кеше катнашты. Барлыгы 2170 кеше өйрәтелде, 210 «резервчы» Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына эшкә чакырылды; 260тан артык катнашучы һәм финалист сәнәгать һәм коммерция секторы предприятиеләренә эшкә урнаштырылды; 60тан артык проект тормышка ашырылды, 2320дән артык социаль акция гамәлгә ашырылды, 320 дән артык интерактив-белем бирү чарасы үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International