Казанда «Ел студенты-2020» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. 18 номинациядә иң яхшылары билгеләп үтелде, әмма чараның иң югары ноктасы булып, Гран-при тапшыру булды.Гран-при иясе - Тимирязев исемендәге Казан инновацион университеты студенты Дамир Нургалиев.Аңа бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
«Сезнең барысы да алда әле.Илебезнең, республикабызның һәм шәһәрләрнең киләчәге ул - сез.Бүген безнең илдә югары уку йортларына зур игътибар бирелә.Татарстанда да бу өлкәдә бик күп эшләнә. Безнең университетлар - илдә иң яхшы уку йортларыннан санала.Төрле мәсьәләләрдә без студентларга актив мөрәҗәгать итәбез. Алар актив кешеләр», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. ТР Президенты студентлар берләшмәсенең коронавирус пандемиясе вакытында республика халкына бик кирәк булган барлык волонтерлык акцияләрендә актив катнашуын ассызыклап үтте.
Гран-прины илдә изоляцияләү режимы гамәлдә булган вакытта ирекле чараларда актив катнашкан, Татарстанның «ГХФ яшьләре» составында булган Дамир Нургалиев алды. Аерым алганда, ул «Без бергә» акциясендә актив эшләде. Моннан тыш, Дамир — Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе белән иҗтимагый коткаручыларның региональ координаторы да.
Лауреатлар арасыннан, иң беренче булып, «Ел иреклесе» бүләкләнде.Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенты Идалия Җиһаншинага дипломны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова тапшырды.
«Узган авыр елда мохтаҗ кешеләргә ярдәм иткән иң игелекле, ихлас, ачык кешеләр исемнәрен атауны нәкъ менә миңа ышанып тапшырулары - минем өчен зур бәхет», — диде Ларионова.
Аннан соң «Елның иң яхшы студентлар проекты»н бүләкләделәр.Әлеге бүләк «Тулай торак» системасы өчен Казан федераль университетына тапшырылды.Бу проект системасы студентларны тулай торакларга урнаштыру вакытын икеләтә киметергә ярдәм итте.
Алга таба спорт өлкәсендә үзләрен яхшы яктан күрсәткәннәрне бүләкләделәр.«Ел спортчысы» статуэткасын КФУ студенты Денис Давыдов алды.Ул үзенең уку йортында да шундый ук бүләккә ия булды. 2019 елда Россиянең «Иң яхшы спорт клубы» исемен алган «КАИ-Зилант» «Ел спорт клубы» дип танылды.
Татарстан студентларының фәнни казанышлары да бүләкләнде.«Ел интеллекты» номинациясендә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты вәкиле Дмитрий Ерохин бүләкләнде, ул шулай ук «Безнең Татарстан — Мөмкинлекләр территориясе» X Республика яшьләр форумында җиңүче булды.Ә «Елның иң яхшы студентлар фәнни оешмасы» дип КНИТУ (КХТИ) Фәнни-техник җәмгыяте танылды. Моннан тыш, «Елның иң яхшы старостасы»н бүләкләделәр.Аңа КДМУ студенты Евгения Вансовская лаек булды.«Елның иң яхшы студентлар үзидарәсе органы» дип, Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы студентлар советын таныдылар, ә «Иң яхшы тулай торак студентлар советы» өчен статуэтка КНИТУ (КХТИ) га тапшырылды.“Иң яхшы чит ил студенты” буларак, бүләкне КФУдан Жонибек Жафаров алды.
«Иң яхшы студентлар медиа эше» дә билгеләп үтелде.Статуэтка КНИТУ (КХТИ) га югары уку йортының профком медиаүзәге эшчәнлеге өчен тапшырылды.
Җиңүчеләрне «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин котлады. «Студентлар һәрвакыт сүз иреген якладылар. Тавышлы, дәртле һәм күңелле атмосфера өчен», - диде ул.
Студентлар берләшмәсе арасында «Ел медийчысы» дип, КФУ вәкиле Талия Төхфәтуллина танылды. Ул «Шаян ТВ» каналы алып баручысы һәм журналистика буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе.
Иҗат белән бәйле номинацияләрдә иң яхшыларны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм республиканың Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов бүләкләде.
«Үз тормышыңда барысын да бергә берләштерә белү ул - студентлык маркеры.Сезнең киләчәктә дә һәр яңалыкка сизгер булуыгызны һәм экспериментлардан курыкмавыгызны телим.Өстәвенә, көн саен үзгәреп торган дөньяда креативлыкны күрү-ул иң төп компетенция.Киләчәкләрен сәхнә белән бәйләргә теләүчеләрнең хыяллары чынга ашуын телим», - диде Әюпова.
Ул нәкъ менә иҗади номинацияләрнең конкурста иң күп булуын билгеләп үтте һәм узган елда иң яхшысы дип табылган КНИТУ (КАИ) студентлар иҗат клубына бүләк тапшырды.Ә «Ел иҗат коллективы» статуэткасына КФУдан RealDance бию ансамбле лаек булды.
Шуннан соң, «Елның иҗади шәхесе»н бүләкләделәр. Казан дәүләт энергетика университетыннан Илдар Йосыпов ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов кулыннан истәлекле бүләк алды.
«Сез иң якты этапта, чөнки сез үз траекториягезне төзи һәм сайлый аласыз.Мин сезгә үз юлыгызны табуыгызны һәм сәләтегезне ачыклавыгызны телим.Татарстанда үзегезне таба алсагыз, без чын күңелдән бәхетле булачакбыз. Иҗат тормышта һәрдаим булырга тиеш, аның белән күпкә күңеллерәк», — дип мөрәҗәгать итте студентларга министр.
«Ел студенты» премиясе нәкъ менә Татарстанда барлыкка килде, шуннан соң федераль дәрәҗәгә чыкты. Бу бәйге республиканың үзенчәлекле брендына әверелде, дип ассызыклады Дамир Фәттахов.
Моннан тыш, 2020 елның «Иң яхшы студентлар иҗтимагый оешмасы»н да бүләкләделәр. Ул исемгә Әлмәт дәүләт нефть институты студентларының башлангыч профсоюз оешмасы лаек булды. Бүләкне ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
«Елның иң яхшы җәмәгать эшлеклесе» итеп КФУдан Алия Миңнуллина танылды.