Дамир Фәттахов митингта катнашучылар белән очрашты

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Очрашу Татарстан Республикасыны Яшьләр эшләре министрлыгында үтте һәм 2,5 сәгатькә сузылды.Һәр катнашучыга сүз әйтергә мөмкинлек бирелде.Министр, очрашудан калган тәэсирләрен үзенең Инстаграм-битендә урнаштырды:

«Беренче әңгәмә үтте. Тагын бер кат шуңа инандым: яшьләр белән берлектә эш иткәндә генә чишелеш юлын табып була.Киләсе көннең иминлеге бүгенгенең хәвеф-хәтәрсез үтүенә бәйле.

Хәзерге Татарстан өчен килешенмәгән митинг форматы катлаулы сорауларны чишү коралы була алмый.Сөйләшү, әңгәмә кору күпкә нәтиҗәлерәк.Паркларыбызның үзгәртеп корылуы, яшьләр үзәкләре һәм лагерьлар төзелү, мәдәният объектларының яңарышы – болар барысы да гражданнар җәмгыяте һәм хакимият арасындагы әңгәмә нәтиҗәсе ул.Мәсәлән, «Урам» экстрим-паркы – шәһәр яшьләр берләшмәләренең хөкүмәт белән элемтәгә чыгу нәтиҗәсе.

Кабатлап әйтәм, министрлык буларак, без килешенмәгән митингларны хупламыйбыз һәм алардан читтә калырга киңәш итәбез.Республика яшьләрен борчыган теләсә нинди мәсьәләләр буенча әңгәмә кору өчен бездә барлык легитим формалар бар, дип ышанам.Килгән һәркемгә конструктив сөйләшү өчен рәхмәтемне белдерәм».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International