2020 елда Татарстан яшьләр проектлары федераль форумнарда, проектларны тормышка ашыру өчен, 125 миллион сумнан артык акча алган

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

2020 елда федераль форум кампаниясе һәм конкурслар нәтиҗәләре буенча, Татарстан проектлары федераль грантлар һәм субсидияләр рәвешендә 125 миллион сумнан артык акча алды.

Бу узган ел белән чагыштырганда 30% ка күбрәк. Мондый нәтиҗәләргә Яшьләр эшләре  Министрлыгының  актив мәгълүмати һәм ресурс эше нәтиҗәсендә ирешелде. Бу хакта ведомствоның йомгаклау коллегиясендә министр Дамир Фәттахов хәбәр итте.

Ул федераль партнерларга Татарстан яшьләренә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм мондый нәтиҗәләргә ирешүдә «Татарстан – Мөмкинлекләр территориясе» ресурс үзәгенең ролен билгеләп үтте. Ресурс үзәге яшьләрнең грант заявкаларын карый, тикшерә, откан проектларны тормышка ашыруда ярдәм итә һәм «Россия – мөмкинлекләр иле»бөтенроссия платформасы белән партнерлыкта эшли.

Татарстан яшьләрен Бөтенроссия форумнарында катнашуга җәлеп итү буенча бай мәгълүмати кампания үткәрелде. Заявка кампаниясе нәтиҗәләре буенча, республиканың 1490 яшь кеше  форумнарда катнашу өчен гариза бирде.

Сайлап алу этапларын үткәрү нәтиҗәләре буенча, Татарстан яшьләренең 600дән артык вәкиле 21 Бөтенроссия форумында катнашты: «Таврида», «Таврида-Арт», «Территория смыслов», «іВолга» һ.б. Татарстан Республикасы яшьләренең катнашуын оештыру барлык эпидемиологик нормалары буенча барды. Татарстан делегацияләренең профилактикасы һәм иминлеге максатларында ТР Яшьләр эшләре министрлыгы  ТР сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә COVID-19 вирусы буенча ПЦР-тестларны бушлай тапшырды, брендланган битлекләр һәм бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар бирелде.

Форум кампаниясенең мөһим өлеше булып физик затлар арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы тора.  18-30 яшьләрдәге Бөтенроссия форумында  катнашучы  һәр кеше грант конкурсында катнашу һәм  проектын тормышка ашыру өчен 1,5 миллион сумга кадәр ярдәм алу өчен гариза бирә ала. Татарстан Республикасыннан үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 58 кеше   31,6 млн. сум ярдәм алды (чагыштыру өчен, 2019 елда 29 кеше гомуми суммасы 14,1 млн.сум булган грантлар алды).

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстанда балалар һәм яшьләр өчен социаль әһәмияткә ия булган проектларны гамәлгә ашыруга физик затлар өчен I республика грантлар конкурсы үткәрелде.

Конкурста Татарстан Республикасы яшьләренең 1455 вәкиле, шул исәптән 18-30 яшьләрдәге, Татарстан Республикасы территориясендә яшьләр белән эшләүгә юнәлдерелгән үз проектларын тормышка ашыручы, үзмәшгуль гражданнар катнашты. Финалга 70 кеше чыкты. Грантның уртача күләме 100 мең сум тәшкил итте.

Шулай ук 2020 елда балалар һәм яшьләр өчен социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга коммерцияле булмаган оешмалар өчен грантлар республика конкурсы узды. Әлеге бәйге Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре  министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, читтән торып уздырылган этапта 159, ә көндезге этапта – 104 гариза тапшырылган иде.Җиңүчеләр тарафыннан 67 проект игълан ителде. 2020 елда бюджет 17,4 млн. сум  иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International