Дамир Фәттахов: «Татарстан «Россия яшьләре» федераль программаларын эшләү буенча Россия Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның таяныч төбәге булырга әзер»

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

2020 ел яшьләр сәясәте өчен тарихи ел булып истә калды. Пандемия белән бәйле глобаль сынаулар белән беррәттән, узган елда яшьләр сәясәте илнең Конституциясендә, «Россия Федерациясенең яшьләр сәясәте турында»гы законы астында ныклап теркәлде», - дип билгеләп үтте Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Законның әһәмияте турында Татарстан яшьләре вәкилләре Россия Федерациясе Дәүләт Советының яшьләр сәясәте буенча эшче төркем утырышларында да, 2019 ел нәтиҗәләре буенча Федераль агентлык коллегиясендә дә берничә тапкыр сөйләштеләр. Министр сүзләренә караганда, бу – бөтен тармак өчен зур җиңү.

 «Бу юнәлештә Татарстан Республикасының мөһим роль уйнавы, аерым алганда, Россия Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык командасы составында безнең эшче төркемнең катнашуы һәм депутатларыбызның җәлеп ителүе зур горурлык хисе уята», – дип ассызыклады Дамир Фәттахов.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры үз чыгышында яңа форматлар һәм алымнарның дәүләт яшьләр сәясәтенең бердәм архитектурасы һәм норматив базасын формалаштыруга ярдәм итәчәген, бу тармакның һәм аның белгечләренең саклануына, беркетелгән функционал һәм тиешле штат расписаниесе булган яшьләр сәясәте учреждениеләренең бердәм номенклатурасын формалаштыруга йогынты ясаячагына  ышаныч белдерде.

Дамир Фәттахов, шулай ук,  финанслау белән тәэмин ителгән «Россия яшьләре» федераль программасын раслау әһәмиятен, шул исәптән инфраструктура үсешен финанслау мөһимлеген билгеләп үтте. «Безгә һәм, гомумән, бөтен тармакка федераль программа бик кирәк. Бу планда Татарстан Россия Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның таяныч төбәге булырга әзер», - дип белдерде министр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International