2020 елда Татарстан «Таврида» арт-резиденцияләр челтәрен үзендә үстерү хокукын алган төбәкләрнең берсе итеп билгеләнде.Республикада барлыгы 7 арт-резиденция төзеләчәк,әлеге санга инде беренчеләрдән булып оешкан «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе дә керә.Бу хакта тулырак үз чыгышында ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләп узды.
Спикер билгеләп үтүенчә, арт-резиденцияләр идеясе - иҗади проектларга һәм шәхесләргә кирәкле бизнес-продукт булдырырга ярдәм итүче креатив кластерны үстерүдә һәм яшьләр өчен үзенчә бер «продюсерлык үзәге»н булдыруда.
Татарстанда арт-резиденцияләр челтәрен үстерү медиа һәм кино, театр һәм мода, музыка һәм хореография һ.б. юнәлешләр буенча яңартылган яшьләр үзәкләре базасында гамәлгә ашырылачак. «Ышанам, республиканың Мәдәният министрлыгы, иҗади оешмалар белән бергә көч куеп, без креатив индустрияләр үсешендә алга китәрбез», – дип белдерде Дамир Фәттахов.
Искәртеп үтәбез, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә яшь эшлеклеләрнең «Таврида «Арт-резиденциясе» белем бирү үзәге Татарстанда бөтен илдән яшь талантлар өчен өзлексез система булдыру һәм аларда белем бирү күнекмәләрен формалаштыру максатыннан оештырылган иде.
Республикада «Таврида» арт-резиденцияләренең идеясе - аның челтәр моделен Казанда өч үзәк һәм муниципалитетларда дүрт үзәк базасында гамәлгә ашырудан гыйбарәт.