2021 елга Яшьләре эшләре министрлыгының төп приоритеты - яшүсмерләр белән эшләү

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

2021 елда Татарстан Республикасы Яшьләре эшләре министрлыгының төп приоритеты буларак яшүсмерләр чыгачак. Бу хакта Министрлыкның йомгаклау коллегиясендә Яшьләре эшләре министры Дамир Фәттахов әйтеп узды. 
Яшүсмерлектә тормышка караш һәм кыйммәтләр системасын, гражданлык позициясен, дәүләткә һәм җәмгыятькә мөнәсәбәтне формалаштыручы, һөнәри траекторияне билгеләүче тәҗрибә туплана. Кешенең киләчәген билгели торган тәҗрибә. Бу вакыт - баланың шәхескә әверелүе, үзен кызыксындырган сорауларга җавапны гаиләдә генә эзләүдән туктау вакыты. Димәк, дәүләтнең роле зур әһәмияткә ия.
Үзенең чыгышында Дамир Фәттахов, мисал буларак, соңгы ике атнада булып үткән вакыйгаларны китерде. Аның фикеренчә, экспертлар нәтиҗәләре Министрлык эшчәнлегенең төп принцибы – диалог принцибы дөреслеген тагын бер кат дәлилли. Ачык һәм гадел. Үз фикереңне белдерә алу, үз сүзеңне җиткерү. Ике якның бер-берсен ишетә алуы. Бу хакта митинигка чыккан яшьләр белән очрашуда да әйтелеп үтте.
Диалог булмаганда вакуум барлыкка килә, ә ул исә тиз арада альтернатив карашлар белән тула. Моның өчен хакимият җитәрлек дәрәҗәдә катнаша алмаган коммуникацияләр каналлары кулланыла. Инстаграм, Тик-ток социаль челтәрләре мисалында без нәкъ шул сурәтне күзәтәбез», - дип ассызыклады министр.
Хәзер буын – ул, беренче чиратта, экспериментлардан курыкмаучы, үз-үзен үстерүдә яңа мөмкинлекләргә ачык яшь кеше.
Хәзерге яшүсмерләр, еш кына текстка вакытларын әрәм итмичә, мем, стикер һәм эмоджи ярдәмендә мәгънәләр һәм хисләрен формалаштыра. Әйе, аларга кайвакыт күләмле мәгълүмат массивларына, калын дәреслекләргә һәм инструкцияләргә игътибар юнәлтү кыен. Әйе, кайвакыт алар импульсив булырга, тәнкыйтькә әзер булмаска мөмкин, әмма алар диалогны һәм гаделлекне бәяли беләләр, гаделсезлек күренешләренә кискен реакция белдерәләр, онлайн һәм офлайн форматларында үз фикерләрен ачыктан-ачык белдерергә әзерләр.

Бу исә иртәрәк акча эшли башлау омтылышына тәэсир итә. Яшүсмерләрдә эшкә урнашуга ихтыяҗ арта. Әмма эш бирүчеләр балигъ булмаганнарны эшкә алганда берничә кыенлык белән очраша.

Мәсәлән, аларның мәгълүматларына караганда, эш белән тәэмин итү үзәге һәм оешма арасында килешүгә кул куйганнан соң, күзәтү органнары оешмага запрос җибәрәләр. Төп эше урынына, эш белән тәэмин итүче  тикшерүче оешмаларның күпсанлы запросларына җавап бирергә мәҗбүр. Бу шартларда яшүсмерләрне эшкә алу, йомшартып әйтсәң, уңайсыз. Шул ук вакытта, яшүсмер хезмәт хакын эзли һәм, аны базарда тапмыйча, легаль булмаган юл белән эшкә урнаша ала, анда исә без аны күрмәячәкбез һәм аңа ярдәм итә алмаячакбыз», – дип билгеләп үтте Дамир Фәттахов. Министр, шулай ук, бүгенге көндә әлеге мәсьәлә буенча фикер алышыну баруын, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев белән хәл итү механизмнары эшләнүен әйтте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International