«Яшүсмерләрнең яшь үзенчәлеге һәм бигрәк тә, замана буыны яшьләре булуы, бездән, безнең яңа программалардан, инфраструктурадан яңалык тәлап итә», - дип билгеләп үтте Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.
Ведомствоның йомгаклау коллегиясендә MinMolteens дип аталган концепцияне булдыру турында игълан ителде. Әлеге концепциядә Министрлыкның яшүсмерләр белән эшләү принцибы, яшүсмерләр аудиториясенә юнәлдерегән нинди дә булса проектка, белгечкә һәм инфраструктурага караган төп тәлапләр урын ала.
Яшүсмерләр мохитендә социаль-негатив күренешләрне булдырмауга бәйле, Яшьләр эшләре министрлыгының төп көчләре, беренче чиратта, профилактикага юнәлгән. Мәсәлән, яшүсмерләр катнашындагы узган елгы резонанслы җинәятьләрдән соң, әлеге вакыйгаларның алшартлары анализланды. Тикшерү барышында, берсенең – футбол секциясеннән куылуы, икенчесенә – әти-әнисе аерылышуы фонында игътибар җитмәү, өченчесенең - бөтен булган буш вакытын компьютер артында үткәрүе ачыкланды. Шуңа бәйле, Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан башкарыласы профилактикалау эшенең төп бурычы – яшүсмерләрне файдалы шөгылләр белән кызыксындыру, төрле чараларга чакыру, ачык секцияләр тәкъдим итү, абруйлы остазлар үрнәген китерү.
Татарстанның яшьләр сәясәте тармагы республиканың 28 муниципаль берәмлегендә 224 яшьләр-яшүсмерләр клубыннан торган илкүләмендә киң масштаблы челтәрдән тора. Дамир Фәттахов үз чыгышында муниципалитет җитәкчеләренә әлеге учреждениеләрнең эчтәлеген тамырдан үзгәртү нияте белән мөрәҗәгать итте.
«Хөрмәтле коллегалар, искәртеп үтәм, яшьләр сәясәте учреждениеләре буларак, яшүсмерләр клублары нәкъ яшүсмерләр аудиториясе – 14-18 яшьтәгеләр белән эшләргә тиеш. Хәзер исә алар гомуми халык санының 36% гына тәшкил итә.
Яшьләр-яшүсмерләр клубы мәктәпкәчә яшьтәге балалар яки кече сыйныф укучылары өчен түгел. Без яшүсмерләр клубларының эшен, беренче чиратта, заманча яшүсмерләргә кызыклы шөгыльләргә багышларга тиеш.
Казан шәһәре Мәскәү районында ачылган «Остаз» яшүсмерләр клубы мондый концепциянең менә дигән үрнәге булып тора. Клуб бинасында лекторий урнашкан, шулай ук тегү-күн эшкәртү, столярлык, чүлмәк ясау остаханәләре эшли. Заманча яшүсмерләр клублары нәкъ менә шундый булырга тиеш тә инде.
Бу максатларга ирешкәндә, 2020 елда барлыгы 7 муниципаль берәмлектә 16 яшүсмерләр клубы ремонтланды.
Әлеге мәсьәләне тәмамлап, Дамир Фәттахов түбәндәге мөрәҗәгатен җиткерде: «Яшүсмерләрнең күбесе яшүсмерләр клубына яки яшьләр үзәгенә үзе аңлап килмәс. Без нәкъ шундыйлар белән актив эш алып барырга тиешбез.Яшүсмерләр клубының бурычы – урамга чыгу, конкрет микрорайон яшүсмерләренең кызыксынуларын өйрәнү, алар белән диалока керү. Яшүсмерләр клубында сезгә яшь буенча туры килгән аудиторияне шулай гына күрерсез».