Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын, җәмгыятькә каршы барган гамәлләрен профилактикалау төрле төркем яшьләре белән эшләп башкарыла.Профилактика эшендә остазлык институты зур роль уйный. Асоциаль гадәтне профилактикалау темасы Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында яңгырады.
2020 елдан башлап сынау режимында «Форпост» үзәге һәм Казан шәһәренең яшүсмерләр клублары тарафыннан «СВОИ» проекты тормышка ашырыла. СВОИ – үз микрорайоннарында авыр яшүсмерләрне билгеләп, аларны яшүсмерләр клубына алып килүче, тормышта дөрес юл күрсәтүче абруйлы остаз була алырлык тренерлар һәм педагоглар ул. Проектны апробацияләгәннән соң, аны бөтен республикага сынап карау максатыннан тарату көтелә.
ТР Яшьләр эшләре министрлыгы Дамир Фәттахов билгеләп үткәнчә, төбәкләрндә озак вакытлар мондый төр проектлар җитмәде. Күңелсез мисал буларак, ул Яшел Үзәнне китерде: Яшьләр үзәге һәм, төрле яшьләрне җәлеп итү урыны буларак, сыйфатлы инфраструктура булмау, шулай ук социаль-тискәре күренешләрне профилактикалауның заманча тәҗрибәләре җитмәү узган елгы кризислы мәсәләләренең бер сәбәбе булды.
Бик тиздән, Яшел Үзәндә «Порт» заманча яшьләр үзәге ачылуы көтелә.Үзәкне барлыкка китерүдә район яшьләре үзләре дә турыдан-туры катнашты.
Стандарт нигезендә яшьләр үзәге эшчәнлеген дөрес оештыру һәм булган инфраструктураны бәйләнешкә кертү, яшьләр мохитенә әһәмиятле үзгәрешләр кертер дип көтелә.
Яшьләр белән аралашуның нәтиҗәле мисалы итеп, соңгы ике елда актив үсеп килүче «Урам» хәрәкәте китерелде.
«Без коммуникацияләр алымнарын үзгәртергә тиеш. Яшьләр менторлык позициясен танымый, шуңа күрә «өстән карау» коммуникациясе нәтиҗәсез, ә ачык булу һәм әңгәмәгә бару, киресенчә, безгә кирәкле нәтиҗәләр бирә», - дип ассызыклады министр.