Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе - яшьләр белән аралашуның яңа форматларын табу һәм аларны тормышка ашыру. Әлеге сорау, шулай ук, ведомствоның йомгаклау коллегиясе кысаларында да яңгырады.Моңа бәйле рәвештә, министр Дамир Фәттахов «Автобус: яшьләр вакыты» проекты эшчәнлегенә бәя бирде.
«Нәтиҗәле профилактик эш алып бару өчен республиканың һәр почмагында бер үк төрле профессиональлек күрсәтү мөһим. Моның өчен без, беренче чиратта, булган потенциалны кулланырга һәм аны зур шәһәрләрдә генә түгел, Татарстан районнары яшьләренә дә юнәлдерергә тиешбез», – дип билгеләп үтте министр.
Узган елны, җитәкчелек ярдәмендә, министрлык барлык районнарда булып кайтып, «Автобус: яшьләр вакыты» проектын гамәлгә ашыруга иреште.
Акция барышында автобус 6700 километрдан артык юл үтте, республика районнары яшьләреннән 600 артык инициатива тәкъдим ителде, аларның күбесе презентация барышында, мәсәлән, Арча яки Тукай районыннарындагы кебек, җитәкчелек тарафыннан хупланылды.Иреклелек, экологик агарту, спорт һәм җирле туризмны үстерү һәм сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү– яшьләрнең үз проектларында иң еш күтәргән мәсьәләләре шулар булды.
Бу елны проектлар һәм инициативаларның тагын да артуы көтелә, чөнки Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча, «Автобус», район үзәкләре белән берлектә, авыл җирлекләре яшьләре белән дә танышачак.
Исегезгә төшерәбез, автобус туры «Яшьләр вакыты – мөмкинлекләр вакыты» концепциясе кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үтә.
Һәр шәһәрдә «Татарстан – Мөмкинлекләр территориясе» дигән белем бирү маркеты оештырыла, анда яшьләрнең уңышлы проектлары турында,Татарстанга кайтып, нәтиҗәле эш башлап җибәргән яшьләрнең тарихлары турында ишетү, шулай ук грантларга гаризаларны рәсмиләштерү буенча тәкъдимнәр алу мөмкинлеге бар.
Районнар белән очрашуның иң югары ноктасы – «Безнең район – киләчәк йөзе» проект сессияләре. Биредә яшьләргә, үз проектларын тәкъдим итеп, район администрациясеннән һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгыннан ярдәм алү мөмкинлеге туачак.