Үз чыгышында,ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов муниципалитетларның игътибарын 2020 елда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Татарстан районнарының нәтиҗәлелек күрсәткечләренә юнәлтте.
«Муниципалитетлардан килгән коллегалар тәкъдиме буенча, ел башында без рейтингны формалаштыру критерийларын үзгәрттек, кайбер индикаторларны яңарттык, актуаль булмаган күрсәткечләрне җыйдык. Бу елны муниципалитетларны бәяләү, шул исәптән, 2021 елга яшьләр сәясәте өстенлекләренә дә бәйле булачак», - дип ассызыклады министр.
Дамир Фәттахов билгеләвенчә, рейтингта яшьләр эшләре буенча мөстәкыйль органнар эшли торган районнар алдынгы урыннарны били. Бу муниципалитетлар, закончалыклы рәвештә, грантлар конкурслары аша, башкалардан да күбрәк акчалы ресурслар ота алдылар.
Дамир Фәттахов, Рөстәм Нургали улы сүзләренә колак салып, 2019-2020 елларда үз бүлекләрен булдырган муниципалитетлар җитәкчелегенә рәхмәт әйтте( Түбән Кама, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Питрәч, Актаныш, Алабуга).
Хәзер исә яшьләр сәясәте өлкәсендә «Унлык» лидерлыгы түбәндәгечә: беренче өчлектә – Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама.Алга таба Әлмәт, Чүпрәле, Чистай, Минзәлә, Биектау, Яшел Үзән, Баулы районнары килә.
Рейтинг азагында Кайбыч, Кама Тамагы, Әтнә районнары урнашкан.
Аерым шуны билгеләп үтү әһәмиятле, Татарстанның биш районы, узган ел белән чагыштырганда, үз күрсәткечләрен шактый яхшырта алды, Алексеевск районы 39 нчы урыннан 11 нче урынга, Мамадыш районы 28 нче урыннан 15 нче урынга күтәрелде, Тукай районы үз күрсәткечләрен 11 пунктка яхшыртып, 25 нче урынга чыкты. Югары Ослан районы 31 нче урыннан 22 нче урынга кадәр күтәрелде.