Яшьләре эшләре министрлыгы яшьләр сәясәте муниципаль учреждениеләре арасында тәүге тапкыр 50 млн.сум уйнатачак

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

ТР Яшьләр сәясәте муниципаль учреждениеләре үзләренең проектларын гамәлгә ашыруга тәүге кат грант ярдәме алырга мөмкин. Моның  өчен республика ел саен 50 миллион сум бүлеп бирәчәк. ТР Яшьләр эшләре министрлыгының әлеге инициативасын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.

Грантлар тапшыру конкурс нигезендә башкарылачак. Һәр муниципалитет инде гамәлдә булган һәм яңа эшләнелеп килгән проектларын тәкъдим итә ала.

«Бу бик зур ресурс, әмма аны сыйфатлы һәм уйланылган проектлар тәкъдим итүче муниципалитетлар гына ала алачак. Президентыбызга төрле яктан  ярдәм күрсәткәне өчен тагын бер кат рәхмәтебезне белдерәбез!», - дип ассызыклады ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Агымдагы тәҗрибә яшьләр сәясәтен үстерүгә, аны реаль ресурслар белән көчәйтүгә ярдәм итәр дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International