«Идел» яшьләр үзәгенең яңа җитәкчесе буларак, Зөлфия Ибләминова билгеләнде. Моңа кадәр ул яшьләр үзәгендә яшьләр белән эшләү буенча белгеч эшчәнлеген алып барды.
Исегезгә төшерәбез, конкурста татар һәм рус телләрен камил белүче, югары белемле, мәгариф, яшьләр сәясәте, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәсендә эш тәҗрибәсе булган Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала иде.Катнашучының инициативалы, коммуникатив һәм җаваплы, лидерлык күнекмәләренә ия булу булуы, иҗтимагый һәм проект эшчәнлегендә тәҗрибәле булуы соралды. Конкурс барлыгы 3 этаптан торды. Барлыгы 5 гаризадан турыдан-туры үткәрелүче этапка 4 кеше үтте.
Искәртеп үтәбез, 1999 елдан башлап, «Идел» яшьләр үзәге Татарстан Республикасы һәм аннан читтә яшәүче татар яшьләре белән өзлексез эш алып бара. Үзәк эшчәнлеге дәверендә республикабыз яшьләре белән хезмәттәшлек һәм координацияләү системасы эшләнелде, аннан кала, Россия төбәкләрендә 40 артык яшьләр иҗтимагый оешмасы булдырылды.
Бүгенге көндә үзәктә Татар яшьләре көннәре, «Милләтебез хәзинәләре» балалар профиль сменасы,«Иделем акчарлагы» Яшь язучылар бәйгесе, Татар балалар лидеры мәктәбе һәм башка проектлар эшчәнлеге тормышка ашырыла.
«Идел» яшьләр үзәге коллективы 2015 елда татар яшьләре арасында милли тәрбия үстерүгә һәм рухи мирасны пропагандалауга керткән өлеше өчен Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек булды.