Казанда «Вакытка буйсынмас» федераль проект кысаларында Бөтенроссия күргәзмәсе ачылачак

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

8 февраль 13.00 сәгаттә Казанда («Тисби» идарә университеты) тантаналы рәвештә Бөек Ватан сугышы елларында гади халык фаҗигасе, нацистлар һәм ярдәмчеләренең оккупацияләнгән җирләрдә кылган җинаятьләре турындагы Бөтенроссия архив документлар күргәзмәсе ачылачак. Мондый күргәзмәләр Россиянең 63 төбәгендә үткәреләчәк.

Архив документлар Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе буенча Хәтер һәм Дан елында гамәлгә ашырыла торган «Вакытка буйсынмас» федераль проект кысаларында табыла һәм басылып чыга.

Күргәзмәдә нацистлар Германиясенең Советлар Союзына һөҗүм итүе, илебез халкын юк итү, аның ресурсларын юкка чыгару турындагы тезисны раслаучы яшерен архив документлар тәкъдим ителәчәк.

Барлыгы проект кысаларында төбәкләрдән генә 7000 архив документ табылды һәм системага кертелде, алар арасында – нацистлар һәм ярдәмчеләренең РСФСР оккупацияләнгән җирләрендә кылган җинаятьләре турындагы таныклыклар урын ала. Эшчәнлеккә  архивлар белән эшләүче 47учреждение, 370 хезмәткәр, 66 тарихчы җәлеп ителде: Россия тарих җәмгыятенең региональ дәүләт архивлары һәм төбәк бүлекләре белгечләре, Россиянең әйдәүче югары уку йортларының галим-тарихчылары.

2020 елның декабрендә Мәскәү шәһәренең «Җиңү Музее»ндә Бөтенроссия патриотик форум кысаларында, «Вакытка буйсынмас» проекты Хәтер һәм Дан елының иң яхшы фәнни проекты буларак танылып, «Җиңү» милли премиясенә лаек булды.

Проектның рәсми сайты: безсрокадавности.рф

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International