Татарстанда эшче яшьләр катнашындагы семинар-тренинг узачак

2021 елның 5 феврале, җомга

19-21 февраль  Боровое Матюшино поселыгының «Волга» яшьләр үзәгендә республиканың эшче яшьләре катнашындагы семинар-тренинг үтәчәк.Чара ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивален үткәрүгә әзерлек кысаларында узачак.

Эшче яшьләр җыены фестивальдә турыдан-туры катнашучы яшьләр һәм моңарчы «Наше время – Безнең заман» фестивалендә әле катнашырга өлгермәгән предприятие, оешмалар һәм учреждениеләр хезмәткәрләре өчен оештырыла.

Семинар-тренингта лекция циклы һәм практик дәресләр, мастер-класслар һәм Россиянең әйдәп баручы сәнгать осталарыннан тренинглар, файдалы уеннар, мәдәни программа, түгәрәк өстәлләр оештырылачак. Шулай ук «Наше время-Безнең заман» фестиваленең 2013-2020 еллары Гран – при ияләре һәм җиңүчеләре белән иҗади очрашулар үтәчәк.

Семинарда катнашучылар өчен заманча сәнгать институтының эстрада-джаз җырлау кафедрасы мөдире, Беренче канал музыка проектлары вокал режиссеры Марина Полтева (Мәскәү); режиссер-куючы Дмитрий Платонов(Мәскәү); «Сдвиг» Казан театрының сәнгать җитәкчесе, «Сәнгатьтәге казанышлары өчен» Райкин исемендәге премия лауреаты Александр Фельдман; Мәскәү «Сәхнә практикалары үзәге» җитәкчесе, хореограф-куючы Владимир Аносов; «Дорога из города» бию театры студиясе сәнгать җитәкчесе Лилия Баһаветдинова һәм башкаларның мастер-классларлары көтелә.

«Наше время – Безнең заман» проекты җитәкчесе Айдар Гайнетдинов хәбәр итүенчә, семинар-тренингта катнашу бушлай булачак. «Семинар-тренинг программасы шактый киң. Без быел шулай ук караоке-батл буенча интеллектуаль уеннар да өстәргә телибез. Хәзерге вакытта Татарстан Дәүләт Советы, УФСИН, Дәүләт архивы, «Татспиртпром» ннан һәм башка төбәкләрдән гаризалар бар инде. Бу планда Безгә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан һөнәр берлекләре федерациясе, республика предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр берлеге зур ярдәм күрсәтә», - дип билгеләп үтте Айдар Гайнетдинов.

Гайнетдинов фикеренчә, әлеге семинарларның республикага әһәмияте зур, чөнки «Наше время – Безнең заман» фестивалендә әле бер тапкыр да катнашмаган Татарстан эшче яшьләре катнашу шартлары турында кирәкле белемнәр ала һәм конкурста җиңү мөмкинлеген арттыра алачак.

 «Тәҗрибә күрсәтүенчә, мондый семинар-тренингларда катнашучылар берничә айдан соң фестивальгә инде әзер төркем белән килеп, яхшы күрсәткечләргә ирешәләр», -  дип искәртте Айдар Гайнетдинов.

Оештыручылар семинарның барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп узачагын ассызыклыйлар.

Исегезгә төшерәбез, «Наше время – Безнең заман» фестивале эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга, эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән. Ул дәүләт социаль-әһәмиятле проект булып тора һәм коммерция максатларына ия түгел.Фестивальдә катнашу бушлай.

Татарстан Республикасы учреждениеләре и предприятиеләре фестивальдә катнашу өчен аерым җырчылар яки төркемнәрне «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты», «Предприятиенең сәламләү-презентациясе» номенацияләре буенча чыгыш ясаргә юнәлтәләр.

Фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатлары кубоклар, дипломнар, истәлекле бүләкләр, акчалата премияләр белән бүләкләнә. Фестивальнең Гран-при иясе диплом, Татарстан Республикасы Президентының Күчмә кубогы һәм акчалата премия белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International