Мамадыш районында бишенче тапкыр традицион рәвештә чанада таудан шууны иҗат белән берләштергән күңелле кышкы бөтенроссия « SUNNYФЕСТ» - фестивале узды. Фестиваль кунаклары саны 7000 җитте. Бу елны фестивальдә катнашу теләге белән республика һәм күрше төбәкләрдән 54 төркем мөрәҗәгать итте. Татарстан территориясендә эшләүче төрек заводлары төркемнәре дә әлеге күңелле ярышта катнашырга теләк белдерде.
Бәйгенең тәртипләре буенча, һәр команда үзенчәлекле чана, костюмнар һәм чыгыш әзерләргә тиеш.
Төркемнәрнең чаналары түбәндәге номинацияләрдә бәяләнде: «Где это видано?!» (Иң креатив чана), «Креативлык!» (Чыгыш һәм костюмнарның креатив булуы), «Как по маслу!» (Таудан шуып төшү тизлеге), «Докатились!» (Таудан шуып төшү озынлыгы), тамашачылар күңелен яулап алган төркем өчен махсус бүләк һәм Мамадыш районы башлыгы бүләге. Бүләк фонды 150 000 тәшкил итте.
«SunnyФЕСТ» ярыш кына түгел, истә калырлык кышкы бәйрәм дәрәҗәсенә үк җитте: программада балалар белән ял, бүләкләр, тәм-томнар, халык һөнәрчелеге вәкилләренең мастер-класслары бар.
Ул да түгел,Мамадышта Россиянең гастрономик рекордын куйдылар – иң зур белен пешерелде. Беленне махсус 2,5 метрлы табада пешерделәр, аның авырлыгы 800 килограммны тәшкил итте. Диамтры 2,51 метрга җиткән беленгә исә рекордны дәлилләүче сертификат бирелде.
Дегустациягә Россиянең рекордлар Китабы баш мөхәррире Станислав Коненко да чакырылды. Коненко 7 ел элек Мәскәү өлкәсе тарафыннан теркәлеп калган рекордның бүген яңаруы турында тантаналы рәвештә хәбәр итте: «Нократта урнашкан шәһәрнең халкы – бүгеннән рекордлар Китабы битенең яңа геройлары».
Фестиваль кунаклары өчен ярминкә рәтләре, импровизацияләнгән станок музее эшләде, киез итекләрдә хоккей турниры оештырылды.
Бөтенроссия фестивален оештыручы-Президент грантлары Фонды, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе ярдәме белән Мамадыш районы.
также стал практическим уроком для участников - двухдневного образовательного процесса, в рамках которого 50 татарстанцев учились создавать и организовывать креативные и конкурентоспособные туристические события.
«SUNNYФЕСТ», шулай ук, Event-мәктәп ике көнлек белем бирү процессының гамәли дәрес бирү мәйданчыгы да булды. Әлеге мәктәп кысаларында 50 татарстанлы креатив һәм конкурентлыкка сәләтле туристлык вакыйгалары булдырырга һәм оештырырга өйрәнде.
Бәйге җиңүчеләре:
ГРАН-ПРИ:
«Капитан» төркеме, Казан шәһәре
«Кызылтау урта мәктәбе» төркеме, Мамадыш районы
«Тамашачылардан махсус бүләк»:
«Дружба народов» төркеме, Казан шәһәре
«Мамадыш районы башлыгы бүләге»:
«Защитники» төркеме, Казан шәһәре
«Креативлык» номинациясе:
3 урын - «Культура» төркеме, Мамадыш районы
2 урын - «Легенды заколдованного леса» төркеме, Әлмәт районы
1 урын - «Татарча Мюнхгаузен» төркеме, Нижнекамск районы
«Где это видано» номинациясе:
3 урын - «Квантум» төркеме, Мамадыш районы
2 урын - «Мед.Компани» төркеме, Алексеевский районы
1 урын - «Танкисты» төркеме, Мамадыш районы
«Как по маслу» номинациясе:
3 урын - «Пираты карибского моря» төркеме, Сарман районы
2 урын - «Спортивный десант» төркеме, Питрәч районы
1 урын - «Шурале Кирменский» төркеме, Мамадыш районы
«Докатились» номинациясе:
3 урын - «Веселые ребята» төркеме, Балык бистәсе районы
2 урын - «Операция Ы» төркеме, Минзәлә районы
1 урын - «Кastamonu» төркеме, Алабуга районы