Татарстанлыларны яңа медиа проектларында катнашырга чакыралар

2021 елның 6 феврале, шимбә

Росконгресс фонды, Россия төбәкләренең инвестиция, туризм, сәнәгать һәм белем бирү тармаклары потенциалын арттыруга юнәлгән яңа медиа проектларына кушылырга чакыра.

Барлык медиапроектлар заманча цифрлы мөмкинлекләрне куллануга нигезләнгән. Фондның төп проектлары исемлегендә:

- «Россия төбәкләре» - Ростуризм инициативасы буенча булдырылган проект, аның төп бурычы-пандемия вакытында Россиядә туризм мөмкинлекләре турында сөйләү;

- «Заводтагы блогер» - Россиянең әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре буенча экскурсия форматында узучы популяр блогерлар катнашында блог-турдан гыйбарәт проект;

Фонд һәм аның тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектлар турында тулырак фондның рәсми сайтында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International