Евгений Кунгуров: «Артистлар һәм тамашачылар арасындагы тылсым шушы урында, шушы вакытта чынга аша»

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Казанда Россия Федерациясенең опера һәм эстрада артисты Евгений Кунгуров белән очрашу үтте.Чара Казан дәүләт культура институтында, студентлар дискуссия клубларының «Диалог на равном» проекты кысаларында оештырылды. Очрашу алдыннан Евгений Кунгуров катнашучылар белән чарага әзерләнүе, шуңа бәйле хис-кичерешләре белән бүлеште.

Спикерга бирелгән беренче сорау исә классиканың хәзерге дөньяда трендларга төп юнәлеш бирүче булуына кагылды.

«Әгәр кеше классика мәктәбен үткәннән соң эстрада, заманча музыка белән шөгыльләнсә, яисә ди-джей булса, яки, гомумән, ул профессиядән китеп, башка нәрсә белән мавыгып китсә, ул инде сыйфатлы музыкага элеккегечә карый алмаячак. Шулай да, классика – ул сыйфатлык билгесе. Нәкъ шул ягы кешегә тәэсир итә дә инде», – дип билгеләде Евгений.

Аралашу барышында спикер профессиональ дәрәҗәне саклау турында да сөйләп үтте: «Замана алышынды, тормышта синтез бик күп.Тик менә нәкъ опера җырчысы үз профессиональлеген сыйныф яки аның белән һәрдаим шөгылләнеп торучы  педагог, концертмейстер ярдәмендә саклый ала».

Студентлар, шулай ук, Евгенийның үз вакытында операдан эстрадага күчү сәбәпләре белән кызыксынды. «Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. Без үз тормышыбызны үзебез сайларга хаклыбыз», - дигән зирәк җавап кайтарды вокалист.

Исегезгә төшерәбез, «Диалог на равном» студентлар дискуссия клублары – яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык проекты, ул Россия Федерациясе Президенты Указы мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән «Мәгариф» милли проектының  «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International