Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы узачак

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Җомга, 19 февраль көнне, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында 2020 ел 2020 ел йомгаклары буенча ведомствоның максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясауга багышланган Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышы үтәчәк.

Утырышта, алдан теркәлеп, онлайн һәм офлайн режимда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм республика гражданнары катнаша алачак. Теркәлү өчен махсус форма тутыру сорала.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында ТР дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый тикшерү проекты гамәлгә ашырыла. Гражданнар экспертлар белән бергә хакимият органнары өчен бурычларны билгелиләр.

Үткәрелү урыны: Сафьян урамы, 5 йорт, актлар залы.

Утырыш 2021 елның 19 февралендә 15:00 сәгаттә үткәреләчәк.

Әзер анкетаны pr.minmol@tatar.ru электрон адресына юлларга кирәк.

Тикшерү вакыты – 3 эш көне. Гариза бирүнең соңгы көне – 17.02.2021.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International