Татарстанда яшь галимнәр өчен инженерия фәннәре өлкәсендә премия алуга гаризалар кабул итү башланды

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

В.Е. Алемасов исемендәге Татарстан Республикасының Дәүләт премиясен бирү комитеты 2021 елга эшләр кабул итә башлау турында хәбәр итте.

В.Е. Алемасов исемендәге Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе елга бер тапкыр инженерия фәннәре өлкәсендәге фәнни казанышлары , шулай ук фән һәм сәнәгатьнең приоритетлы тармакларын үстерүгә зур өлеш керткән өчен  яшь галимнәргә (35 яшькә кадәр) бирелә.

Җиңүчеләр «В.Е. Алемасов исемендәге премия Лауреаты» исеме, диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнәләр.

 Эшләр 2021 елның 30 апреленә, 15 сәгать 00 минутка кадәр Фәннәр Академиясе канцеляриясендә кабул ителә. Адрес: 420111, Казан,  Бауман урамы, 20 йорт , 114 кабинет, телефон – 2920272, белешмә өчен телефон –  2925204.

Тулырак мәгълүмат Фәннәр Академиясенең рәсми сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International