Татарстанда Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары исемнәре билгеле

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Татарстанда Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары исемнәре билгеле булды. Конкурс җиңүчеләре итеп, татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә, саклауга һәм популярлаштыруга зур өлеш керткәннәре өчен Закиров Илнур Ильяс улы һәм Закирова Динә Ильяс кызы; «CLEAPL» инновацион проектын hәм экологик яктан зыянсыз технологияләр булдырганы өчен Захаров Иван Васильевич;Татарстан Республикасы музыка сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен Камалов Ильяс Фәйзрахман улы; яңа буын татар шигъриятендә әдәби-эстетик кыйммәтләр өчен Булат Ибраһим; сынлы сәнгать өлкәсендә күренекле казанышлары өчен Абдуллин Роман Фаристович билгеләнде.   

Бүләкләрне лауреатларга Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.

«Бүген бөтен дөнья зур хөрмәт, горурлык хисләре белән бөек шагыйрьне искә ала.Мәхәббәт, яшәеш, дуслык һәм тормыш кыйммәтләре турында шундый җиңел итеп сөйләгән бөек шагыйребезне.Ул күтәргән мәсьәләләр һәрберебезгә таныш һәм кадерле», - дип искәртте Ләйлә Фазлыева.

Исегезгә төшерәбез, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе ике елга бер тапкыр дүрт номенантка - 30 яшькә кадәрге талантлы яшьләргә, шулай ук 30 яшьтән өлкәнрәк аерым авторларга, яшьләр өчен һәм яшьләр белән эшләүче коллективларга, иҗат берләшмәләренә сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә керткән өлешләре, яшьләр эшмәкәрлеге өлкәсендәге югары казанышлары, яшьләр программаларын гамәлгә ашырганнары өчен бирелә.

Конкурска әдәбият, сынлы сынгать, музыка, хореография, театр,  цирк һәм кино сәнгате, шулай ук, журналистика, фән, җитештерү, эшмәкәрлек, мәгариф, иҗтимагый эшчәнлек юнәлешләрендәге эшләр кабул ителә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, премия лауреаты исеменә лаек булганнарга диплом, күкрәк билгесе һәм 200 000 сум күләмендә акчалата премия тапшырыла.

 Бу елны конкурсның жюри әгъзалары министрлыклар, иҗади берлекләр һәм иҗтимагый оешмалар тарафыннан тәкъдим ителгән 62 эш карады. Иң күп эшләр музыкаль сәнгать, иҗтимагый эшчәнлек һәм театр сәнгате өлкәсендә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International