Казанда ел саен үткәрелә торган «Сәмрух» премиясенә йомгак ясадылар

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында сәләтле балалар һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү өлкәсендә ел саен үткәрелә торган VI Республикакүләм  «Сәмрух» премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.  Бу премия Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән «Сәләт» иҗтимагый фонды тарафыннан 2015 елдан башлап, 13 номинация буенча үткәрелә: «Ел директоры», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел әйдаманы», «Ел аланы», «Ел сәлкеше», «Ел клубы», «Ел кулдашлары»,«Ел партнеры», «Форум җитәкчесе», «Ел остазы», «Сәләт җырлый», «Сәләт стипендиясе».

Быел оештыручылар тарафыннан «Ел инициативасы» дигән яңа номинация тәкъдим ителде.  Аның кысаларында «Сәләт» төбәкара клублары һәм «Сәләт» активлар мәктәбе проект төркемнәре эшчәнлеген тормышка ашыру  максатыннан, катнашучылар проектлары каралды.

Яшьләр эшләре  министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов барлык җиңүчеләрне котлап үтте һәм «Сәләт»тә  талантлы балалар, яшүсмерләр һәм яшьләрнең берничә буыны үсеп килүен ассызыклады: «Ел саен үткәрелә торган «Сәмрух» премиясе —«Сәләт»тә төрле елларда катнашучылар һәм тәрбияләнүчеләрнең очрашу урыны ул.  Анда узган елга нәтиҗәләр ясыйлар һәм берләшмәнең иң актив әгъзаларын атыйлар».

Тимур Сөләйманов билгеләп үткәнчә, җиңүчеләрнең һәркайсы бүген 50шәр мең сум акча алган. Бу-балалар, аларның әти-әниләре, вожатыйлар, проект җитәкчеләре һәм дуслары тарафыннан fund.selet.biz платформасында җыелган акча.  Бу аларның кертемнәренең кыйммәтен тагын бер кат раслау булып тора.

 «Ел сәлкеше» - «Сәлкеш года»  номинациясе җиңүчесе  Нариман Вилданов: «Минем өчен «Сәмрух» премиясендә катнашу ул  -   барыннан да элек, бик зур тәҗрибә. Сәләт ул - мөмкинлекләр киңлеге. Мин монда инде 2016 елдан бирле», - дип билгеләп үтте.

Җиңүчеләр исемлеге:

«Ел сәлкеше» - «Сәлкеш года»: Нариман Вилданов;

«Ел әйдаманы» - «Вожатый года»: Зөлфия Хәсәнова;

«Ел өлкән әйдаманы» - «Старший вожатый года»: Диләрә Хаева;

«Ел директоры» - «Директор года»: Аяз Хәнәфин;

«Ел клубы» - «Клуб года»: «Сәләт-Нижнекамск» – «Сәләт-Түбән Кама» (рәисе – Мөхәммәтшина Эльвина);

«Ел кулдашлары» - «Напарники года»: Данияр Галиев һәм Айгөл Шакирова;

«Ел инициативасы» - «Инициатива года»: Медиа мәктәбе «Челтәр»

( проект җитәкчесе: Рената Шәрипова);

«Ел аланы» - «Лагерь года»: «Сәләт-Саба» (директор – Гөлназ Гатина, өлкән әйдәман – Гөлүса Арикеева);

«Форум баш җитәкчесе» - «Руководитель форума»: Лилия Әкбәрова;

«Сәләт җырлый» - «Сәләт поет»: «Рухи йөрәк». Текст һәм музыка авторы, башкаручы – Динә Вәлиева;

«Ел остазы» - «Наставник года»: Римма Ибраһимова;

«Сәләт стипендиясе» – «Стипендия Сәләт»: Аяз Хәнәфин, Ләйсән Зәйнуллина;

«Ел партнеры» – «Партнер года»:– Лениза Ризванова («Сервис Стиль»җиһазлар компаниясенең генераль директоры);

– Рөстәм Дәүләтшин («Санаторий-профилакторий Азнакаевский» ҖЧҖ баш табибы);

– Фәнир Галимов, «Ильфа» ҖЧҖ директоры, Россия Федерациясенең мактаулы энергетигы, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Башкортстан Республикасының атказанган хезмәткәре.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International