«Тигез әңгәмә»: бүген студентлар Валдис Пельш белән очрашты

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә театр һәм кино актеры Валдис Пельш белән студентлар очрашуы үтте.

Бер сәгать дәвамында ул студентларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, кешенең шәхес буларак үсүе мөһимлеге мәсьәләсе һәм профессияләрнең яңа тенденцияләре турында әңгәмә корды.

«Минем хезмәт юлым кисәк башланып китте. Без зур студияләрдән камера сорап торып клиплар төшерә идек. Шушы операцияләрдән соң, бер танылган режиссер безгә үз тапшыруыбызны башлап җибәрергә тәкъдим итте, өстәвенә, үзенең дә ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдерде. Менә шул мизгелдән минем режиссер һәм продюсер буларак эшчәнлегем чишмә башы алды», - дип ассызыклады Пельш.

Валдис үзенең алып баручы һәм продюсер буларак хезмәтенең тарихын сөйләп узды, булачак кинорежиссерларга киңәшләр бирде. Әлбәттә, ял итү аспектлары, ягъни эшчәнлеккә зыян китермәүче вакыт үздыру мәсьәләсе дә игътибарсыз кала алмады.   

Очрашу офлайн һәм онлайн форматларда үтте. Исегезгә төшерәбез, очрашу «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгының «Тигез әңгәмә» проекты кысаларында узды. Биредә сәясәт, спорт, мәдәният һәм бизнес дөньясыннан танылган шәхесләр студентлар белән очраша, әңгәмә кора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International