Казанда «Озын тәнәфес» киңлеге үз эшчәнлеген башлап җибәрде

2021 елның 5 марты, җомга

Казанда «Россия — минем тарихым» мультимедиа тарихи паркы базасында «Озын тәнәфес» конкурсы киңлеге ачылды. Биредә укучылар тәҗрибә һәм проектлар идеяләре белән уртаклаша алачак.

«Озын тәнәфес - ял итү өчен түгел, ә үзгәрү  вакыты. Эш барышында сез педагоглардан, ә без, педагоглар, сездән күп нәрсәгә өйрәнәчәкбез», — диде Татарстан Премьер-министр  урынбасары Ләйлә Фазлыева. 

Ул «Озын тәнәфес» киңлегенә килүчеләрнең барысына да үзгәрешләрдән курыкмауларын теләде. 

Киңлектә танылган кешеләр, педагоглар һәм «Озын тәнәфестә» катнашучылар белән даими рәвештә чаралар үткәреләчәк. Аның беренче кунагы телевидение алып баручысы, продюсер һәм музыкант Валдис Пельш булды. Ул укучылар белән бер сәгатьлек әңгәмә үткәрде, үзе турында сөйләде һәм сорауларга җавап бирде.

«Мин сезнең белән  аралашу вакытында  файдалы булырга телим. Мин беләм, кайсы әйберләр бераз яхшырак. Мәсәлән, Эверестка ничек керергә яки ничек Антарктиданы кичәргә», - дип билгеләп үтте спикер.Киңлектә укучылар үз проектларын төзи, шулай ук аларны мультимедиа паркы базасында тормышка ашыруда ярдәм ала алачак, дип сөйләде «Озын тәнәфес» хәрәкәтенең Татарстандагы региональ командасы координаторы Динара Гафина. 

«Бу барлык теләк белдерүчеләр  өчен ачык мәйданчык. Без чаралар үткәрергә планлаштырабыз, мәктәп укучыларыннан берничә гариза бар инде. Без кешеләрне безнең хәрәкәт белән таныштырачакбыз», - дип хәбәр итте ул.

 Чаралар тугыз юнәлеш буенча үткәреләчәк.«Озын тәнәфес», «Иҗат ит», «Хәтерлә», «Сәламәт бул», «Игелек кыл», «Киләчәкне төзегәндә», «Дөньяны үзгәрт», «Әһәмиятле нәрсә турында сөйлә», «Россияне танып-бел» һәм «Табигатьне сакла» юнәлешләре буенча конкурслар планлаштырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International