Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесенә физик затлардан һәм югары белем бирү мәгариф оешмаларыннан гаризалар кабул ителә башлады. Гаризалар 7 апрель, мәгариф оешмалары өчен Мәскәү вакыты буенча 14:00 сәгатькә тикле, физик затлар өчен 15:00 сәгатькә тикле кабул ителәчәк.
Физик затлар арасында бәйгедә 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Бер физик зат нинди дә булса номинациянең бары тик бер проектын үз эченә алган бер гариза гына бирә ала.
Грантның максималь күләме 2,5 миллионны тәшкил итә. Гаризаны түбәндәге номинацияләр буенча бирергә була: «Иреклек», «Иҗади яшьләр инициативалары», «Студентлар инициативалары», «Яшьләр медиасы», «Патриотик тәрбия», «Яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү һәм милләтара хезмәттәшлек», «Социаль лифтларны үстерү», «Спорт, 3ОЖ, туризм», «Гаилә кыйммәтләрен ныгыту».
Конкурс кысаларында белем бирү учреждениеләре өчен югары белем бирү оешмаларыннан гаризалар кабул ителә. Оешмалар һәр номинация буенча 3тән дә артык булмаган проект үз эченә ала торган бер генә гариза бирә ала.
Югары уку йортлары арасында грант күләме исә 15 млн. сум. Номинацияләр: «Иреклек», «Иҗади яшьләр инициативалары», «Студентлар инициативалары», «Яшьләр медиасы», «Патриотик тәрбия», «Яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү һәм милләтара хезмәттәшлек», «Социаль лифтларны үстерү», «Спорт, 3ОЖ, туризм», «Гаилә кыйммәтләрен ныгыту», «Һөнәри осталыкны үстерүгә юнәлдерелгән чаралар», «Студентлар клубларын үстерү», «Студентлар отрядлары», «Студентлар үзидарәсе».
Тулырак мәгълүмат белән Росмолодежь сайтында танышырга мөмкин.