Татарстанда «Хәтер Маршы – 2021» акциясе үтәчәк

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

17 марттан 19 мартка кадәр Татарстанда «Хәтер Маршы – 2021» республикакүләм акциясе кысаларында  ел саен үткәрелә торган яшьләрнең кышкы походы үтәчәк.

Казан отрядларының эзтабарлары Татарстан Республикасының Чистай, Әлмәт һәм Чирмешән районнарына юл тотачак, яшьләргә эзтабарлар эшчәнлеге турында сөйлиячәк.

Чара яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирүгә, Татарстан Республикасы районнарында хәрби-патриотик хәрәкәт эшчәнлеген үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлгән.

«Хәтер Маршы – 2021» кышкы яшьләр походын ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм «ЮНАРМИЯ» Төбәк хәрби-патриотик хәрәкәте ярдәмендә «Ватан «берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International