«ТЫ СУПЕР!» телевизион проекты татарстанлылар арасында яңа талантлар эзли

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

НТВ телекомпаниясе «ТЫ СУПЕР!» телевизион проектының 5 сезоны старт алуы турында хәбәр итте.

«Ты Супер!» проекты – үзең турында киң аудиториягә әйтә алу, илнең иң яхшы остазлары белән эшләү, онытылмас мизгелләр кичерү, яңа дуслар табу һәм танылган шәхесләр белән таныша алу мөмкинлеге.

«Ты Супер!» халкара бәйгесе НТВ телекомпаниясе, Халыкара мәгълүмат агентлыгы һәм Sputnik радиосы тарафыннан Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

Проектта катнашкан сәләтле балалар үзләренең вокал сәләтләрен ачып кына калмыйча, профессиональ музыкаль карьерасына беренче адымнарын да ясый алдылар.Проектның беренче катнашучылары инде бүген төрле Халыкара балалар музыка конкурсларында иң көтелгән кунаклар исемлегендә торалар.

Телепроектта катнашу өчен балалар йортларында яшәүче, ятим балалар, дәүләт, тәрбиягә бала алган гаиләләрдә һәм опекун гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар, Россия, БДБ һәм Балтыйк буе илләреннән күп балалы гаиләләрдәге балалардан гаризалар кабул ителә. Катнашучылар 7-18 яшьтә булырга тиеш.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2021 елның 30 апреленә чаклы кабул ителә.

Бәйгене үткәрү кагыйдәләре белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International