Казанда студентларның җитештерү отрядларының Республикакүләм мәктәбе үтәчәк

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

12-14 март көннәрендә ТР студентларның җитештерү отрядларының Республикакүләм мәктәбе үтәчәк. 3 көн дәвамында 150 катнашучы республиканың алдынгы эшчеләре белән таныша алачак, шулай ук алар белән нәтиҗәле эшкә урнашу мәсьәләләре буенча фикер алыша һәм хезмәт практикасын үтүнең нәтиҗәле механизмнарын эшли алачаклар.

Чара «Волга» Яшьләр үзәгендә үтәчәк, югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, практика үзәкләре һәм уку йортларын эшкә урнаштыру бүлекләре җитәкчеләре, шулай ук эш бирүчеләр вәкилләре белән очрашу үзәге булып торачак.

12 март көнне стдуентлар отрядлары, белем бирү оешмалары һәм Татарстан  Республикасы предприятиеләренең эш тәртибен бербөтенгә көйләүгә юнәлдерелгән стратегияләр төзү сессиясе үтәчәк.

Анда сәнәгать предприятиеләренең кадрлар хезмәте җитәкчеләре, белем бирү оешмаларының җитештерү практикасы мөдирләре, Татарстан Республикасы Югары уку йортларын тәмамлаучыларны вакытлыча эш белән тәэмин итү һәм эшкә урнаштыруга ярдәм итү үзәкләре хезмәткәрләре катнашачак.

Мәктәп кысаларында яшьләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтәчәк. Министрлыклар һәм ведомстволар, белем бирү оешмалары вәкилләре, эш бирүчеләр уку йортларының җитештерү отрядларын формалаштыруга әзерлеге, предприятиеләрнең вакытлы һәм сезонлы эшләргә ихтыяҗларын тәэмин итү сорауларын күтәрәчәкләр, «ПОЗиС» АҖ җитештерү отрядлары белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашачак, хисап елы нәтиҗәләре буенча уку йортларын һәм предприятиеләрне бүләкләү буенча нәтиҗәле механизмнар эшләнәчәк.

Моннан тыш, программага шәхси потенциалын ачу буенча лекцияләр һәм мастер-класслар, иҗади, спорт һәм күңел ачу чаралары, «Яшьләргә эш» порталын тәкъдим итү һәм «Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы белән танышу керәчәк. Чараны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Матди тәэмин итү идарәсе» ДБУ оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International