Яшьләр глобаль көн тәртибендә: Казанда яшьләр сәясәте буенча Халыкара конгресс үтәчәк

2021 елның 12 марты, җомга

19-21 март көннәрендә Казанда «Яшьләр глобаль көн тәртибендә. Яшьләр сәясәте: дөнья һәм региональ тәҗрибә» Халыкара конгрессы үтәчәк.

Конгресста катнашу өчен Россия Федерациясенең 41 төбәгеннән 350 гариза кабул ителде.Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча 200 катнашучы билгеле булачак, шул исәптән, гыйльми кызыксынулары яшьләр һәм яшьләр сәясәтенә бәйле булган Россия һәм чит ил галимнәре, тикшеренү эшләре алып баручылар, укытучылар, студентлар, шулай ук яшьләр эшләре органнары, яшьләр сәясәте учреждениеләре белгечләре һәм җитәкчеләре, иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалар вәкилләре.

Конгрессның төп бурычы ул - яшьләр сәясәте өлкәсендәге масштаблы үзгәрешләр контекстында дәүләт яшьләр сәясәтенең яңа конфигурациясен, яңа чакыруларга һәм яңа мөмкинлекләргә адекват рәвештә тәэмин итәчәк кирәкле институциональ үзгәрешләр формалаштыру.

«2020 ел безнең өчен барлык мәсьәләләрдә дә тарихи булды, ниһаять, «Россия Федерациясендә яшьләр сәясәте турында»гы Федераль Закон кабул ителде. Хәзерге көндә илнең  яшьләр эшләре өлкәсендә яңа кораллар барлыкка китерү һәм куллану аеруча мөһим. Конгресс нәтиҗәләренең берсе буларак, без коммуникацияләр һәм яшьләр сәясәте экосистемасында катнашучылар, галимнәр һәм яшьләр белән тәҗрибә уртаклашу өчен фәнни мәйданчык булдыруны күрәбез. Шулай ук, яшьләр һәм дәүләт яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча фәнни үзәкләрнең берсе буларак, Татарстан имиджын формалаштыру», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Чара Россия Федерациясе гражданнары арасында Яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсы кысаларында Росмолодежь берләшмәсенең грант чаралары хисабына уза.

Конгрессны «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International