«Театрлы Идел буе» фестивале яшьләр һәм балалар спектакльләренең видеоязмаларын карарга чакыра

2021 елның 14 марты, якшәмбе

Ирекле рәвештә сайтта  тамашачылар Идел буе Федераль округының 14 төбәгеннән 28 спектакль-җиңүченең видеоязмасын карый алачаклар. Һәр өлкәдән  балалар һәм яшьләр спектакльләре арасында региональ этап җиңүчеләре тәкъдим ителгән иде. Татарстан Республикасыннан округ этабына «Микроскоп» спектакле белән «Дебют» театр студиясе һәм «ЕрашОК» сатира һәм юмор театрының «Перепутанная сказка» спектакльләре чыкты.

Февраль ахырында республиканың эксперт жюри тарафыннан округ этабына йомгак ясалды. Коллегиаль тавыш бирү юлы белән Идел буе федераль округының балалар һәм яшьләр спектакльләре арасында 1дән 13кә кадәр спектакльләрнең ике төбәк рейтингы формалаштырылды. Шулай ук номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде (балалар һәм яшьләр спектакльләре арасында аерым):

- Иң яхшы режиссер эше;
- Иң яхшы актер;
- Иң яхшы актриса.

Төрле төбәкләрдән тәкъдим ителгән рейтингка нигезләнеп жюриның йомгаклау тавыш бирүе узачак, аның нәтиҗәсендә фестиваль җиңүчеләре билгеләнәчәк.«Театрлы Идел буе»  лауреатларының исемнәре 27 март - Бөтендөнья театр көнендә - 13.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) YouTube-каналда күрсәтеләчәк фестивальне ябу тантанасында билгеле булачак.

Исегезгә төшерәбез, «Театрлы Идел буе» фестивале ул – Идел буе федераль округының мәдәни даирәсен киңәйтү, гуманистик һәм патриотик кыйммәтләрне формалаштыру, яшьләр театр сәнгатен үстерү өчен яңа стимуллар булдыру максатларында яшьләрне театр мохитенә җәлеп итү буенча яңа иҗтимагый проект.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International