Татарстанда студентларның җитештерү отрядлары Республика мәктәбе тәмамланды

2021 елның 16 марты, сишәмбе

12-14 март көннәрендә студентларның җитештерү отрядлары мәктәбе үз эшчәнлеген алып барды. «Волга» Яшьләр үзәге югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, практика үзәкләре һәм уку йортларын эшкә урнаштыру бүлекләре җитәкчеләре, шулай ук эш бирүчеләр вәкилләре белән очрашу үзәге булып торды.

Республика мәктәбендә 150 яшь белгеч катнашты, алар республиканың алдынгы эшчеләре белән таныша алдылар, эшкә урнашу сорауларын карап үттеләр, эш практикасын үтүдә кулай механизмнарны эшләүдә катнаштылар. Аннан кала, катнашучылар профессиональ осталык лекцияләрендә, шәхси потенциалны ачу мастер-классларында, иҗади, спорт һәм күңел ачу чараларында булып, файдалы мәгълүмат тупладылар. Шулай ук, алар «Россия Студентлар Отрядлары» бөтенроссия иҗтимагый яшьләр оешмасы һәм «Яшьләргә эш» порталы белән якыннанрак таныштылар.

12 март көнне республика мәктәбе кысаларында Татарстан Республикасы Студентлар отрядлары, белем бирү оешмалары һәм предприятиеләре эшенең бердәм стратегиясен эшләүгә юнәлдерелгән стратегик сессия узды. Анда сәнәгать предприятиеләренең кадрлар хезмәте җитәкчеләре, белем бирү оешмаларының җитештерү практикасы мөдирләре, Татарстан Югары уку йортларын тәмамлаучыларны вакытлыча эш белән тәэмин итү һәм эшкә урнаштыруга ярдәм итү үзәкләре хезмәткәрләре катнашты.

Чараны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Матди тәэмин итү идарәсе» ДБУ оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International