Татарстанда Россия һәм чит ил экспертлары яшьләр киләчәгенә бәйле сорауларны карап үтәчәкләр

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

19-21 март көннәрендә Казан яшьләр сәясәте өлкәсендә хезмәт куючы иң яхшы галимнәрнең очрашу үзәгенә әвереләчәк. Россия һәм чит ил галимнәре  «Яшьләр глобаль көн тәртибендә. Яшьләр сәясәте: дөнья һәм региональ тәҗрибә» Халыкара конгрессында чыгыш ясаячаклар.

Конгресста катнашу өчен Россия Федерациясенең 41 төбәгеннән 350 гариза кабул ителде.Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча 200 катнашучы билгеле булачак, шул исәптән, гыйльми кызыксынулары яшьләр һәм яшьләр сәясәтенә бәйле булган Россия һәм чит ил галимнәре, тикшеренү эшләре алып баручылар, укытучылар, студентлар, шулай ук яшьләр эшләре органнары, яшьләр сәясәте учреждениеләре белгечләре һәм җитәкчеләре, иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалар вәкилләре.

Конгрессның төп бурычы ул - яшьләр сәясәте өлкәсендәге масштаблы үзгәрешләр контекстында дәүләт яшьләр сәясәтенең яңа конфигурациясен, яңа чакыруларга һәм яңа мөмкинлекләргә адекват рәвештә тәэмин итәчәк кирәкле институциональ үзгәрешләр формалаштыру.

Конгресс катнашучылары һәм экспертларының киң географиясе (Канададан Владивостокка кадәр) коммуникацияләр һәм яшьләр сәясәте экосистемасында катнашучылар, галимнәр һәм яшьләр арасында тәҗрибә уртаклашу өчен фәнни мәйданчык булдыруга аерым ихтыяҗ булуын күрсәтә.

Конгресс кысаларында өч төп платформаның эше планлаштырылган: 4 секция буенча фәнни-гамәли конференция, дискуссия һәм белем бирү мәйданчыклары. Экспертлар докладлары белән төп сәхнәдә чыгыш ясаячак, ә онлайн-трансляция режимында теләсә кайсы кеше кызыксындырган сорауларын бирә алачак.

Халыкара экспертлар арасында Европа Советының Яшьләр эшләре Консультатив совет рәисе Андреа Угриноска, Болон университеты профессоры Федерико Заннони, Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль секретаре каршындагы климатны үзгәртү мәсьәләләре буенча яшьләр консультатив төркеме әгъзасы Владислав Каим (Молдова Республикасы), Берләшкән Милләтләр Оешмасының балалар һәм яшьләр эшләре буенча төп төркеменең оештыру партнеры Стив Ли (Канада) катнашачак.

Санкт-Петербургтагы «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университетының яшьләр тикшеренүләре үзәге командасы Санкт-Петербургның социаль фәннәр һәм көнчыгышны өйрәнү мәктәбенең социология департаменты профессоры Елена Омельченко җитәкчелегендә заманча яшьләр сәясәтен өйрәнү өлкәсендәге тикшеренүләрнең нәтиҗәләре белән уртаклашачак.Россия яшьләренең үсүе, аларның кыйммәтләре, глобаль куркынычлар чорында Россиядә һәм Европада яшьләр сәясәтенең кризиска каршы потенциалы һәм риторикасы, пандемия шартларында яшьләр сәясәте, этникара багланышлар – боларның барысын да Питер социологлары тәкъдим итәчәк.

Мәскәү хакимиятенең «Кеше капиталын үстерү»  коммерцияле булмаган акционерлык җәмгыяте генераль директоры, ВДНХдагы «Техноград» ректоры, Россиянең  Йельс клубы президенты, «Сколково» Фонды менторы, Сколтеха  профессоры Максим Киселев яшьләр сәясәтенең гиг-игътисад чорында җайлашуы турында сөйләп үтәчәк.

Гиг-икътисад ул - эшкә урнашу моделе, анда бизнес хезмәткәрләрне стандарт даими вазыйфаларга түгел, ә вакытлы позицияләргә яллый. Эшләнмәләр икътисадының популярлыгы арту әлеге эшнең форматы күп кешеләргә туры килүен, бигрәк тә бу яшь буын арасында популярлаша баруын күрсәтә.

Яшьләрне хезмәт мөнәсәбәтләренә кертү өчен шартлар тудыру, аларның һөнәри үсеше мөмкинлекләрен киңәйтү һәм хезмәт потенциалларын тормышка ашыру юлы белән хезмәт хакын арттыру дәүләт яшьләр сәясәтенең төп бурычы булып тора. Россия Фәннәр академиясе федераль фәнни-тикшеренү үзәгенең социаль-сәяси тикшеренүләр институтының директор урынбасары, Яшьләр социологиясе үзәге җитәкчесе Юлия Зубок яшьләрнең хезмәт өлкәсендәге өметләре һәм чынбарлыгы арасындагы каршылыклары турындагы тикшеренү нәтиҗәләре белән уртаклашачак.

Көньяк федераль университеты профессоры,  социология фәннәре докторы Галина Денисова «Этникара контрактны саклау шартларында Россиянең Көньяк республикалары яшьләренең социаль хәле» дигән социологик тикшеренү нәтиҗәләрен тәкъдим итәчәк. Калмыкия һәм Карачай-Черкессиядә үткәрелгән интервьюларны анализлау нигезендә, эксперт хакимиятне һәм яшьләрне оештыруда этник факторны тәэмин итүнең формаль булмаган тәҗрибәләр йогынтысын күрсәтәчәк.

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Фәнни-методик совет рәисе, сәяси фәннәр кандидаты Марат Бариев «Дәүләт яшьләр сәясәте традицияләре һәм инновацияләре» секциясенең модераторы буларак чыгыш ясаячак, ә «Кешелекнең киләчәге «БМО Глобаль стратегиясе кысаларында яшь буын роле» секциясенең модераторы «Россиянең Яшьләр һәм балалар берләшмәләренең Милли Советы» иҗтимагый берләшмәләре ассоциациясе рәисе, дөньяның яшьләр сәясәте һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Григорий Петушков булачак.

Конгресста Татарстан фәнни җәмәгатьчелегеннән профессор, социология фәннәре докторы, инновацияләр белән идарә итү институты директоры, Казан милли тикшеренү технология университетының «Менеджмент һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге» кафедрасы мөдире Зинурова Раушания, тарих фәннәре кандидаты, Россия Федерациясе Фән һәм мәгариф министрлыгының «Педагогика, психология һәм социаль проблемалар институты» Федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе директоры Вадим Козлов чыгыш ясаячак.

Яшьләр сәясәтен тормышка ашыруның дөнья һәм төбәк тәҗрибәсен анализлау һәм гомумиләштерү нәтиҗәләре буенча бөтен илнең яшьләр өлкәсенә яңа инструментлар эшләнәчәк һәм кертеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Конгрессны үткәрү инициаторы – ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татарстан - Мөмкинлекләр территориясе» оешмасы каршындагы Фәнни-методик совет.

Чара РФ гражданнары арасында Яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсы кысаларында Росмолодежьның грант чаралары хисабына уза.

Конгрессны «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы оештырды.

Конгрессның төп мәйданчыкларыннан Онлайн-трансляция 20 мартта YouTube платформасында узачак (сылтама өстәмә рәвештә җибәреләчәк).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International