Дамир Фәттахов халыкара конгресста Татарстан Яшьләр эшләре  министрлыгының өч максатчан җайланмасын тәкъдим итте

2021 елның 20 марты, шимбә

 

19-21 мартта «IT-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк мәйданчыгында «Яшьләр глобаль көн тәртибендә. Яшьләр сәясәте: дөнья һәм региональ тәҗрибә" халыкара фәнни – гамәли конференциясе үтә.(алга таба-Конгресс). Конгресста  галимнәр, башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнары җитәкчеләре, белгечләре, иҗтимагый оешмалар һәм яшьләр үзләре катнаша. Казан IT-паркы мәйданчыгында илнең 30дан артык төбәгеннән, шулай ук Канада, Италия, Кытай, Һиндстан, Төркия, Европа Берлегеннән 200дән артык катнашучы җыелган иде.

     Конгрессны  ачу тантанасында яшьләр эшләре  Федераль агентлык (Росмолодежь) җитәкчесе Александр Бугаев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Татарстан Яшьләр эшләре  министры Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Санкт-Петербург шәһәрендә «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университетының яшьләр тикшеренүләре үзәге директоры Елена Омельченко, «Развитие человеческого каритала» АКБО генераль директоры Максим Киселев һ. б. катнашты.

     Пленар утырыш барышында Дамир Фәттахов Конгрессның актуаль мәсьәләләргә  җаваплар табу һәм тәҗрибә уртаклашу максаты белән үткәрелүен, Конституцияне һәм яшьләр сәясәте турында Федераль законны кабул итү, эш һәм тормышның барлык принципларын яңадан карарга мәҗбүр иткән короновирус йогышы пандемиясе белән бәрелешү кебек масштаблы процесслар фонында әһәмиятле вакыйга булуын билгеләп үтте. Ул Татарстан Республикасының 90 нчы еллар башыннан алып хәзерге заман яшьләр сәясәте формалашу этаплары һәм дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өчен эшләнгән бердәм оештыру структурасы турында сөйләде. «2018 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы мөстәкыйль  Яшьләр эшләре  Министрлыгы төзелү яшьләр сәясәтенең закончалыклы үсешенә әверелә. Яңа команда «яшьләр өчен - яшьләр белән берлектә» принцибы буенча яшьләр белән эшләүгә яңа караш формалаштырды, шуннан соң без бөтен тармакны киң  масштабта яңадан эшләтеп җибәрдек, ә төп чакырулардан чыгып, өч төп максатчан җайланманы сайладык», - дип белдерде министр.  Җайланмалар арасында «Эффективлык һәм ихтыяҗ», «Яшьләр белән аралашуның яңа форматы» һәм  «Яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр мохите булдыру” да бар.

   Дамир Фәттахов фикеренчә, бөтен ил буенча яшьләр сәясәтен стандартлаштыру мәсьәләсе аерым игътибарга лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International