20 мартта «IT-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк мәйданчыгында «Яшьләр глобаль көн тәртибендә. Яшьләр сәясәте: дөнья һәм региональ тәҗрибә» халыкара фәнни – гамәли конференциясе үтте(алга таба-Конгресс).
Конгресста галимнәр, башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнары җитәкчеләре, белгечләре, иҗтимагый оешмалар һәм яшьләр үзләре – барлыгы 200 кеше катнашты.
Конгресста катнашучыларның һәм экспертларның киң географиясе (Канададан алып Владивостокка кадәр) яшьләр сәясәте экосистемасында катнашучылар, галимнәр һәм яшьләр белән аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен фәнни мәйданчык булдыруга аерым ихтыяҗ булуын күрсәтә.
Пленар утырышта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов галимнәр һәм яшьләр бергәлегенә 90 нчы еллар башыннан алып бүгенге көнгә кадәр төбәктә дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өчен тулы бер оештыру структурасын тәкъдим итте һәм 3 төп принципны билгеләде. («Эффективлылык һәм ихтыяҗ», «Яшьләр белән аралашуның яңа форматы» һәм «Яшьләрнең үз-үзләрен табулары өчен мөмкинлекләр тирәлеге булдыру»).
Әмма Дамир Фәттахов бүгенге көндә экспертларны һәм галимнәрне генә түгел, ә яшь кешеләрне карарлар кабул итү процессына җәлеп итеп, яшьләрнең чакыруларына адекват җавап бирү кирәклегенә аерым игътибар итте.
«Хәзерге вакытта, кызганычка каршы, тармакны финанслауның федераль максатчан программасы юк, без май указларына да кертелмәдек, шуңа күрә яшьләр белән эшләүче белгечләрнең хезмәт хакын ел саен индексацияли алмыйбыз, һәм бердәм дәүләт федераль яшьләр сәясәте стандарты булмаганда, оптимизация иң беренчеләрдән булып безгә яный»,- дип проблемага басым ясады яшьләр эшләре министры.
Дамир Фәттахов фикеренчә, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә барлык дәүләт хакимияте органнарының яшьләр белән адреслы эшләүгә максималь интеграциясен тәэмин итәргә, шулай ук конгресс нәтиҗәләре буенча бөтен илдән галимнәр һәм экспертлар катнашында эшче төркем булдырырга һәм алар белән бергә краудсорсинг форматында яшьләр сәясәтенең федераль стандарты өстендә эшли башларга кирәк.